Логотип Идель
Эксклюзив

МӘРХҮМ АРТИСТ АЙГӨЛ ӘХМӘТОВА ТУРЫНДА СӘХНӘДӘШЛӘРЕ ВИДЕО-ОЧЕРК ӘЗЕРЛИ

Арабыздан вакытсыз киткән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айгөл Әхмәтова истәлегенә багышланган видео язма әзерләнә. Артист тормышына һәм иҗатына багышланган очеркны театрда эшләүче коллегалары тормышка ашырачак.

Арабыздан вакытсыз киткән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айгөл Әхмәтова истәлегенә багышланган видео язма әзерләнә.  Артист тормышына һәм иҗатына багышланган очеркны театрда эшләүче коллегалары тормышка ашырачак.

“Айгөлнең әти-әнисе янына Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылына кайтып килдек. Аларның хатирәләрен яздырып алдык. Зиратка барып каберен зиярат кылдык, - ди Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин. – Шәхсән мин Айгөл белән укымадым. Ул бездән бер курска олыграк иде. Мәгълүм булганча, Айгөл белән хушлашканга  10 ел узды. Театрда егетләр белән сөйләштек тә, яраткан коллегабыз турында хатирәләр тупларга карар кылдык. Монда аның сәхнәдәш дуслары, туганнары җылы истәлекләре белән уртаклаша. Видео язмада  Айгөл тудырган образлар белән дә танышырга мөмкин булачак. Айгөл яшәгән фатир, артистның рухын бүген дә саклый. Моннан ун ел элек Айгөлдән ничек калган, шулай саклана. Үзенә күрә Айгөлнең музее кебек, анда берәү дә яшәми ”.

Айгөл Әхмәтова 1982 елның 31 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедиа театры  2001 елда эшкә алына. Яраткан сәхнәсендә нибары сигез ел гына иҗат иткәргә насыйп була кызга. Әмма шушы сигез ел эчендә дә ул утыздан артык төрле пландагы рольләрне башкарырга һәм тамашачы күңелендә җылы хатирәләр калдырырга өлгерә. Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»да - Маһинур, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»да – Сәлви, Т.Миңнуллинның «Ай булмаса – йолдыз бар!»да – Хәмидә, Н.Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять»тә – Ширин, И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә»дә – Роза, Ю.Әминовның «Өти балак Гөлүзә»дә – Гөлүзә, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»да - Рита һәм башкалар.

Моннан тыш Айгөл Әхмәтованы татар фильмнарында да төште. “Бибинур”, “Нәгыймә” нәфис фильмнары әнә шундыйлардан. Артист турындагы видео-очеркны тамашачы сентябрь аенда күрә алачак, диде проект авторлары.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев