-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
«Музейлар төне» бөтенроссия акциясе беренче тапкыр онлайн узачак
16 май көнне Татарстан Милли музее һәм аның филиалларында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе оештырыла.
Ел саен үткәрелә торган Халыкара музейлар көненә багышланган традицион акция, Россиядә 14-нче тапкыр үткәрелә. Милли музей Татарстанда беренче булып «Музейлар төне» акциясен уздыра башлады, хәзер аңа республиканың башка музейлары да кушылды.
2020 елда беренче тапкыр «Музейлар төне» чаралары онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Акциянең темасы- Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Әлеге чараның төп бурычы аудиториянең игътибарын музей шедеврларына һәм коллекцияләренә, тематик чаралар ярдәмендә - тарихка һәм мәдәни мираска җәлеп итү.
Татарстан Республикасы Милли музее «Музейлар төне» акциясен беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрәчәк. Без социаль челтәрләргә килүчеләр өчен махсус программа әзерләдек, ди проект авторлары. “Онлайн-килүчеләр музей дәресләрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы солдатларының киемнәре һәм кораллары белән таныша алачак. «Бу көнне без ничек якынайттык» традицион музыкаль марафон безнең партнерлар белән туры эфирда узачак, алар үзләренең иң яхшы музыкаль әсәрләрен күрсәтәчәк. Онлайн мастер-класслар килүчеләргә Җиңү символларын кәгазьдән ясау буенча җитезлекне һәм осталыкны тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Сугыш темасы Музей коллекцияләре һәм Бөек Ватан сугышы чорларының фотосурәтләрен, хатларын публикацияләү турында видеопрезентацияләрдә һәм яңартылган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей – мемориалы экспозициясе буенча экскурсияләрдә ачылачак”, - дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге. «Безнең шәһәр урамнары» дип исемләнгән рубрикада сугыш геройлары исеме белән аталган Казан урамнары турында сөйләргә җыеналар.
«Музейлар төне» акциясен «Кунак Сарае табышмаклары: 1940-нчы елның кайтавазы...», театральләштерелгән онлайн уен һәм «Музейның Үлемсез полкы», видео-презентациясе йомгаклар дип көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз