Логотип Идель
Эксклюзив

НАСЫЙРИ АВЫЛЫ МУЗЕЕНА ЭКСПОНАТЛАР ТУПЛАНА

Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлыячак. Милләтнең күренекле вәкиленә нисбәтле экспонатлар да биредә туплана.

Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлыячак. Милләтнең күренекле вәкиленә нисбәтле экспонатлар да биредә туплана.

Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак. “Китапханә-музеебыз, авылыбыз кебек, күркәм, бай булырга тиеш, - ди алар. - Килешәсезме? Килешсәгез, тагын бер тапкыр әбиләребездән калган сандыкларны ачып карыйк әле. Бәлки, сарай тирәсендә берәр борынгы эш коралы качып ятадыр. Аңлыйбыз, алар инде күрше-тирә авыллар, шәһәр, мәктәп музейларына күчеп бетте. Ә шулай да өметләнәбез”.

Олы Ачасырда яшәүче Асия Кәримуллина үз мирасыннан 58 китап бүләк иткән инде.

- Дөресен генә әйткәндә, зур стенкадан арынганда китапханәнен бер өлешен - авылга, зур өлешен Себер татарларына (бер елны Яшел Үзәндә район хакимияте китап җыю буенча зур акция уздырган иде) тапшырган идем. Әнинең китап киштәләрендә хәзер дини китаплар. Ә боларны саклаган өчен рәхмәт, әни, - дип яза Кече Шырданда яшәүче журналист, авыл активисты Гүзәл Минһаҗева.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Каюм Насыйри, Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев