Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    НИ ӨЧЕН МАЙ БӘЯСЕ АРТТЫ?

    Майга бәяләр көнбагыш уңышы начар булу, дөнья бәяләренең артуы һәм долларга карата Россия валютасы курсының тирбәлүе аркасында күтәрелгән. Россия Май берлегенең башкаручы директоры Михаил Мальцев шундый фикерен белдерде.

    «Көнбагыш маена агымдагы бәяләр доллар курсы күтәрелү һәм дөнья бәяләре артуыннан чыгып формалаштырыла. Төп җитештерүче-илләр – Россия һәм Украинада әлеге культураның уңмавы да көнбагыш маена бәяләрнең артуына бәйле вазгыятькә сизелерлек йогынты ясады, бу көнбагыш хакы кисәк күтәрелүгә китерде», - дип искәртте Мальцев.

    Владимир Путин элегрәк, «биредә пандемиянең катнашы юклыгын» искәртеп, төп продуктларның бәясе артуга игътибар юнәлткән иде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 14 декабрьгә азык-төлек бәяләрен нормальләштерү буенча норматив-хокукый актлар әзерләргә кушты. Татарстанда исә көнбагыш маена бәяләрнең артуын федераль чаралар хисабына туктатып торырга ниятлиләр.

    Көнбагыш маена бәяләрнең артуына китергән сәбәпләр турында тулырак Sntat.ru сайтында укырга мөмкин.

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе