Логотип Идель
Эксклюзив

НИЧЕК КАРТАЙМАСКА?

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында организмга картаймаска ярдәм итә торган нәтиҗәле алымны атады.

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында организмга картаймаска ярдәм итә торган нәтиҗәле алымны атады. Аның сүзләренчә, моның өчен даими рәвештә нинди дә булса яңа әйбергә өйрәнергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, яңа белемнәр үзләштерү баш мие нейроннарының яңаруын стимуллаштыра һәм организмның таушалу срогын кичектерә.

Мясников яңа тел өйрәнергә яки катлаулы физик күнегүләр ясап карарга киңәш итте.

«Иҗат итегез, үзегезне икенче өлкәдә сынап карагыз, нинди дә булса яңа әйбер өйрәнегез! Картаймас өчен үзгәрешләрдән курыкмагыз», - дип сүзен йомгаклады табиб.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев