Логотип Идель
Эксклюзив

НИНДИ ЧӘЙНЕКТӘ ЧӘЙ ТӘМЛЕРӘК?

Су кайната торган чәйнекләрнең төрләрен чагыштырып, иң яхшысын ачыклаганнар.

Су кайната торган чәйнекләрнең төрләрен чагыштырып, иң яхшысын ачыклаганнар. Пыяладан эшләнгән электр чәйнеге рейтингта беренче урынга чыккан. Советлар чорыннан калган эмальле чәйнек тә аннан калышмый диярлек икән. Пыяла чәйнек шактый ук кыйммәт булса, эмальлесе – арзан, шул ук вакытта организм өчен дә зарарсыз!

Ә менә пластиктан ясалган электр чәйнеге һәм газ плитәсенә куела торган металл чәйнек рейтингның иң азагында калган. Аларда кайнаган су тәмсезрәк була. Өстәвенә әле мондый чәйнек арзанлы да икән, суда чит тәм барлыкка киләчәк, ди белгечләр. Хуш, әйбәтрәк материалдан эшләнгәннәре дә суга барыбер ят тәм кертә. Өстәвенә гади металл чәйнектә кайнатылган суга тимернең зарарлы матдәләре дә бүленеп чыгарга мөмкин ди.

Гомумән, эмальле савыт-саба иң яхшысы санала. Иң мөһиме – аның ватык, китек урыннары гына булмаска тиеш.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев