Логотип Идель
Эксклюзив

Әнисе үтергән. "Гафу ит, улым, мин сине саклый алмадым", - ди әтисе

Улын үтерүдә шикләнелүче хатын алкоголь сата торган кибеттә эшли

Удмуртиядә 12 яшьлек малайны үз әнисе пычак кадап үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Баланың атасы социаль челтәрләрдә кайгысын сөйләгән. Ул малаеның фотосын куйган һәм «саклый алмадым» дип яза. «Кичә минем бердәнбер улым үлде. Ул мәрхәмәтле һәм игелекле бала иде. Мин аны дөньяда барыннан да күбрәк яратам. Гафу ит, улым, мин сине саклый алмадым», — ди әти кеше.

Баланы 22 июньдә җирләгәннәр. Фаҗига 19 июньдә Сарапул шәһәрендәге Лесная урамында иртәнге якта була. Фатирда әни кеше йоклап ята торган улының күкрәгенә берничә тапкыр пычак кадый. Җиденче сыйныфта укучы бала яралана һәм урында ук үлә. Үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Әни кешене тоткарлаганнар һәм беркая да чыгып китмәү турында имза куйдырганнар. 

РЕН ТВ белешмәсе буенча, улын үтерүдә шикләнелүче хатын алкоголь сата торган кибеттә эшли. 2016 елдан бирле бу хатын психоневрология диспансерында шизофрения авыруы белән хисапта тора. Тоткарлаганнан соң аны клиник психиатрия хастаханәсенә салганнар, диелә хәбәрдә.

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X