Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: ӘНӘК МАҖАРАЛАРЫ

    Авылда туганмы, шәһәрдәме – туган җире һәммә кешегә дә бер үк дәрәҗәдә кадерле. Ләкин шәһәр ничек кенә зур булмасын, балачак дөньясы авылда иркенрәк дип уйлыйм. Чөнки авыл баласы карамагында бөтен бер авыл, монда таныш булмаган бер генә кеше дә, аркылыга-буйга йөреп чыкмаган бер генә җир дә юк, барысы да үзеңнеке: дуслар, туганнар, авылдашлар, урамнар, елгалар, болыннар, таулар... Вакытлар узган саен күп нәрсәләр онытыла, ләкин туган авылым Әнәккә бәйле якты истәлекләр, кызыклы маҗаралар һаман исемдә. Уйларымда кабат-кабат үземнең бала чагымдагы Әнәк буйлап йөреп чыгам. 

    Әнәк маҗаралары


    Менә безнең авылдан өч чакрымда урнашкан Әнәк урманы. Тирә-як авыллар белән уртак иде ул. Чиялек авылы кешеләре аны “Чиялек урманы”, Айман авылыныкылар “Айман урманы” дип атый. Без гел шул урманга йөреп үстек. Зур урман булмаса да бик ерак кебек иде ул. Нәни аяклар бара-бара, кайта-кайта шактый арый торган булгандыр, күрәсең. Шуңа күрә Әнәк урманына бару үзе бер батырлык санала иде. Өстәвенә, Әнәк урманы белән аыл арасында Шүрәле чокыры бар иде бит әле. Ул чокырның кырыннан узарга да курка идек без. Нәкъ Тукай поэмасындагыча, монда җен-пәриләр, шүрәлеләр бар дип, ул чокырны безгә куркыныч итеп сөйлиләр иде. Имеш, шүрәле чыгып сине алып китәргә һәм кытыклап үтерергә мөмкин. Тукай кадәр Тукай: “Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул”, дип язгач, ничек ышанмыйсың ди?! Шүрли идек, әмма без бит уйнап йөрмибез.

    Авыл баласының болай гына урманга йөрергә вакыты юк аның. Чикләвек, шомырт, кура җиләге җыярга барабыз. Безнең авылда барлык балалар өчен, беркем дә әйтмәгән-өйрәтмәгән, үзеннән-үзе аңлашыла торган бер тәртип бар иде: чикләвекме ул, карлыганмы, кура җиләкме, бөрлегәнме – башта үзең белән алган савытка, бер бөртек кабып та карамыйча, әткәй белән әнкәйгә җыясың. Әйткәнемчә, урман бик зур түгел, ә анда йөрүчеләр шактый, шуңа күрә җиләк-җимеш тә күп булмый. Шундый кызыктыра җиләк! Кабып та карыйсы килә, кабарга дип җиләкне савыттан алып та карыйсың, тик барыбер яңадан кире салып куясың. Ничек кенә ашыйсы килсә дә, иң элек савытны тутыра идек, шунсыз өйгә кайту юк. Шуңа ихтыяр көче җитә иде! Әле бер-беребездән сорашабыз: ничек, җыя алдыңмы өйгә алып кайта торганын? Савытың тулгач, инде теләгәнчә ашый аласың.

    Бу намуслылык булганмы, тәрбиялелекме, җаваплылыкмы? Ул елларда күбебезнең юньләп ашаганы булмаса да, ата белән ана үз авызыннан өзеп балага ашаткан сыман, без дә өйдәгеләрне кайгырта идек. Моның тәрбияви мәгънәсе тирән булган: бердән – ихтыяр көчен чыныктырса, икенчедән – кешелеклеккә өйрәткән.

    <…> Безнең авыл кечкенә. Исемдә калган: ул чакта авылда 57 йорт бар иде. Биш почмаклы бер агач йортта – башлангыч мәктәп, анда дүрт сыйныф укый. Бөтен сыйныфларны берьюлы бер укытучы алып барды. Укытучыбыз бик әйбәт иде безнең. Барысына да өлгерә иде Хәдичә апа Әхмәдуллина. Безнең авыл балалары, Хәдичә апа укытканга күрә, белем дәрәҗәсе һәм үрнәк тәртип белән аерылып торалар иде. Хәер, безнең Пучы урта мәктәбе дә районда көчлеләрдән саналды. Шуңа күрә, мин институтта укыганда, Әнәктәге 57 йортка уртача 57 студент туры килә иде. Бу хәзерге заман өчен гаҗәп зур күрсәткеч.

    Ул вакытта бит хәзерге кебек акча түләп укый торган вузлар юк иде, һәрберсе үз көче белән барып кергән дигән сүз. Безнең авыл җире сәләтле балаларга бай иде, биредә шагыйрь Нур Баян, язучы Рахмай Хисмәтуллин туып-үскән. Хәтерлим, безнең авылның дүрт почмаклы агач бурадан эшләнгән клубы бар иде. Анда сирәк кенә булса да кино килә иде. Ул чагында әле “телсез кино”. Электр энергиясе юк, авыл малайлары кул белән генератор әйләндереп торалар. Ак ситсы кисәгеннән ясалган экранда кино күренә. Кинога акча булмады микән, яисә безнең ише малай-шалайга урыны җитмәде микән – без җир астыннан юл казып клуб клуб артына керәбез дә, экранның арткы ягыннан карап утырабыз. Бер кат ситсы экран, әлбәттә, үтә күренмәле, һәм шул рәвешчә, кино кире яктан булса да күренә. Ул бит әле тавышсыз да, безгә шул, кешесе күренсә җитә инде. Шуңа горурланып, бик канәгать булып кино карап кайта идек.

    Бервакыт үзебездән зуррак егетләр, генератор әйләндергән арада киномеханикның бер-ике тәгәрмәч киносын урлап калганнар. Безгә әйтәләр: “Иртәгә чокырга килегез, кино карыйбыз”. Авыл читендә бер аулак чокырыбыз бар иде безнең. Электән китпеч ясау өчен балчык алган урын булгандыр ул, мөгаен. Без, малайлар, гел шунда җыела идек. Җыелыштык, имеш, үзебез генә кино карыйбыз. Безнең уйлавыбызча, тасмадагы сурәтләр болай гына караганда да күренергә тиеш. Каян белик ди без: экранда бер хәрәкәт күрсәтер өчен кино тасмасында бер үк төрле диярлек әллә ничә кадр ясала һәм аларны бер-берсеннән гади күз белән аерырлык түгел икән. Ничек кенә текәлеп карасак та, сурәтен күрә алмадык. Шул чаклы кырылды инде кәеф! Ярый әле бу кисәкләрне клубның баскычына куеп калдырырга башыбыз җитте.

    Тәмәке тартырга да һаман шул чокырда өйрәнә башладык. Башта караштырабыз: кайсы йорт яңарак? Ягъни, кайсысының ниргәсеннән яңа мүк йолкып була? Һәрберебез шулай мүк җыя да, аннары чокырда шул мүкне гәзит кәгазенә төреп тартып карый. Әле бәя бирәбез: кайсы өйнең мүге тәмлерәк. Күбесе тартырга өйрәнделәр, ә мин өйрәнә алмадым. Чөнки мин төтенне борыннан чыгара алмый идем. Калганнар барысы да булдыралар, авызларыннан, борыннарыннан боҗралар чыгарып тарталар, ә минем барып чыкмый. Йә тончыгам, йә тәмәкем сүнә. Шундый гарьләнә идем бу хәлгә! Әмма берәүгә дә сиздермим. “Бу – мәгънәсез эш, мин моңа вакыт әрәм итмим”, – дим боларга. Эчемнән генә уйлыйм: “Бик тартыр идем дә, барып чыкмый шу-ул”. Үскәч тә өйрәнә алмадым тәмәке тартырга. Хантимер абый да тартмады. Шунысы да бар: чокырда тәмәке тартырга маташып ятканны әткәй белсә, ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч иде.

    <…> Без – сугыш вакыты балалары. Ул чорда әткәй-әнкәйнең бар кайгысы безне ашатырга ризык табу иде. Безне ачлыктан катык коткарды. Без авылда хәллерәк гаилә саналабыз, чөнки бернигә дә карамастан, сыер тотабыз. Балалар ач йөрмәсен дип безнең әнкәй бар нәрсәне дә катыкка болгата. Суган кыягы чыкса, аны турый да катыкка салып ашата. Әнәк урманыннан җиләк алып кайтсак, ул да катык белән болгатыла.

    Авылда сыерың булу – зур байлык инде ул. Кемнең дә булса сыеры үлсә, кемнеке булуга карамастан, бөтен авыл кайгыра иде. Чөнки гаиләләрдә балалар күп, сыерсыз калу – иң зур бәхетсезлек. Авыл халкы, ул ул гаилә сыер алганчы яки бозау алып үстергәнче, булдыра алганча ярдәм итә иде, һәркем әз-мәз сөт кертә иде үзләренә. Авыл – ул элек-электән демократик җәмгыять. Авылдан да хәбәрдаррак тормыш бер җирдә дә юк дип саныйм. Бер карасаң, авылда халык артык белемле дә түгел иде, алар – җир игүчеләр, авыр хезмәт кешеләре. Ә тормыш итү кагыйдәләре гаҗәеп кешелекле һәм гадел. Шуңа күрә авыл җирендә үскән балада әхлакый сыйфатлар көчле тәрбияләнә. Авыл кешеләре бер-берсен яхшы белә. Һәр гамәлеңнең кайтавазын үзең дә, кешеләр дә ачык күреп тора. Әнәк дигән җәмгыятьтәге язылмаган кагыйдәләр миңа гомер буе үрнәк булып тордылар, күп очракта акны карадан аерырга ярдәм иттеләр...

    Минтимер Шәймиев

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете