Нәни малайны үги әтисе кайнар үтүк белән җәзалаган
Ир-ат исерек килеш хатынының 11 яшьлек улына даими рәвештә коточкыч җәрәхәтләр ясый.
Кемерово өлкәсендә яшәүче ир-атны үги баласын кайнар үтүк белән җәзалаган өчен хөкем итәләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Ир-ат исерек килеш хатынының 11 яшьлек улына даими рәвештә коточкыч травмалар ясый. Бу вакытта бала мәктәпкә укырга да бара алмый. Шуннан соң укытучылар полициягә хәбәр итә.
«Гаилә профиликтик хисапта тора. Урынга инспекторлар бара. Малайның тәнендә пешкән урыннар булуы ачыклана. Аны гаиләдән алалар һәм хастаханәгә урнаштыралар. Бала үзен әтисе җәберләвен сөйли. Тикшерү үтенече буенча, ир-ат тоткарланган. Ул гаебен таный», диелә ведомство хәбәрендә.
Ир-атны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
Баланың анасына карата да җинаять эше ачылган. Аны балигъ булмаган баласын тәрбияләү вазифаларын үтәмәүдә гаеплиләр, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат.ру
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев