-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Әнвәр Нургалиевның әнисендә коронавирус булганмы?
Кичә Әнвәр Нургалиевның әнисе 80 яшьлек Нәсимә апаның вафат булуы хакында күңелсез хәбәр килеп ирешүе турында язган идек. Бүген аннан да күңелсезрәк хәбәр килде: җырчының әнисендә дә коронавирус тапканнар. Бу хакта «Комсомольская правда» һәм әлеге чыганакка сылтама белән башка күп кенә газеталар яза.
Ләкин "Матбугат.ру" ачыклаганча, Нәсимә Нургалиева коронавирус авыруыннан үлмәгән. Җырчы сүзләренчә, соңгы ике айны мәрхүмә, чыннан да, хастаханәдә үткәргән. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аның коронавирусны хастаханәдә йоктыра алуын аңлата. Бүгенге көндә Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсен карантинга япканнар. Үлгән кеше белән элемтәгә керүчеләрнең барысын да РКБда карантинда калырга мәҗбүр иткәннәр. РКБ яңа авыруларны әлегә кабул итми. Массакүләм чараларда таралган имеш-мимешләргә ноктаны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров куйды. Ул Нәсимә Нургалиеваның коронавирус авыруыннан вафат булуын инкарь итеп, социаль челтәрдә комментарий биргән: “Пациентканың хәле күп хроник авырулары сәбәпле бик авыр булган. Ул бот өлешенә ампутация кичегән, эренләү процессы башланган, озакка сузылган пневмония күзәтелгән. Үлемнең сәбәбе – кан тамырлары зарарлануы нәтиҗәсендә үсешкән ишемик инфаркт фонында баш миенең шешенүе. Патологоанатомик тикшерүдә барлык пневмония очракларында да таләп ителгәнчә, COVID-19га анализ алынган. Беренче нәтиҗә шикле булды. Шулай да бүген пациенткада коронавирусның булуы ачыкланды. Әлеге очракта үлем сәбәбенең коронавирус булмавын аңлау мөһим. Ләкин мондый хәлдә тиешле хезмәтләр ныклы хәвефсезлек чараларын күрергә тиеш. Моны барыгызның да аңлавын сорыйбыз. Коронавируслы пациентка белән аралашкан һәркем карантинда булырга тиеш. Бу – тирә-ягыбыздагыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен мөһим булган, закон белән расланган регламент,” – дип яза Радий Хәбиров.
Чыганак: matbugat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз