Логотип Идель
Эксклюзив

Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат...

Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.

17 февральдә Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге хастаханәнең хирургия бүлегендә бер хатын үлгән. Мәрхүмә хатын өч игезәк бала табарга җыенган булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, бу хатынга ЭКО ясаганнар һәм өч эмбрион куйганнар. Алар үсеп киткән, тик йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан, аннары хатынның көмәне төшкән. Мәрхүмәгә 40 яшь булуы билгеле.

Агентлык хәбәр иткәнчә, әлегә рәсми органнар белешмә бирми. «Башинформ» республика Сәламәтлек саклау министрлыгына рәсми мөрәҗәгать юллады, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев