Өч тапкыр яман шешне җиңгән, ләкин коронавирусны җиңә алмаган...
Бик аянычлы хәл...
Бик аянычлы хәл...
17 яшьлек кыз коронавирус авыруыннан соң өзлегүләрдән вафат булган.
Американың Канзас-Сити шәһәрендә яшәүче Эслен Деке исемле кызга дүрт яшь булган чакта аңа лимфобластлы лейкоз диагнозы куялар. Фаразлар яхшы булмаса да, бала авыруны җиңә, ул дүрт ел химия терапиясе уза, аңа арка мие күчереп утырталар.
Шул вакыт эчендә аның организмында өч тапкыр төрле яман шешләр була.
Узган ел ноябрьдә исә 17 яшьлек Деке коронавирус белән авырый башлый. Аның халәте бик тиз начарлана, ике атна эчендә ул хастаханәгә эләгә. Ай ярым чамасы реанимациядә яткач, кыз вафат була. Аның үпкәләре бик нык зарарланган.
Кызның әти-әнисе сүзләренчә, коронавирус яман шештән начаррак. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев