Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән

    Түбән Новгород өлкәсендә дүрт кешене вәхшиләрчә үтергән ир-атны Владимир өлкәсендә тотканнар. Ул олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

    «Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган», диелә канал хәбәрендә.

    Бу гаиләдәге олы кыз һәм әтиләре генә исән кала. Фаҗига вакытында кыз тренировкада, әти кеше командировкада була. Хәзер ул өйгә кайтып килә, ә кыз белән психологлар эшли.

    Әлеге өйдә хәлле кешеләр яшәгән. Мәрхүмә хатын чәчәк сату бизнесы белән шөгыльләнгән, аның ире дә яхшы эштә эшләгән. Акчалары җиткәч, алар бакчачы ир-ат яллаган. Менә шушы кеше хуҗаларына көпә-көндез һөҗүм иткән.

    Күршеләр бер тавыш та ишетми. Җинаятьче өйне таларга теләве билгеле. Ләкин ул хуҗаларны үтерү сәбәбе әлегә билгесез. Барысын да үтереп бетергәч, җинаятьче кыйммәтле әйберләрне, акчаларны җыеп алып китә.

    Якынча белешмә буенча, җинаятьче үзе генә булмаган. Ул дуслары белән качып китәргә җыенган. Иптәшләрен Мәскәүгә барышлый тотканнар, алардан сорау алалар.

    Реклама

    Җинаятьтә төп шикләнелүче — Үзбәкстан кешесе, моңа кадәр ул урлау өчен хөкем ителгән. Йорт хуҗалары эшкә алганда бу кешенең биографиясен тикшермәгән булып чыга. Аның белән машинада тагын ике кеше була, алар да хөкем ителгән, шул исәптән үтерү өчен дә. Урланган әйберләрне машина багажнигыннан тапканнар, диелә канал хәбәрендә.

    Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара. Фаҗига 28 февральдә Кудьма бистәсендә шәхси йортта була.

    Тикшерү версиясе буенча, бакчачы булып эшләүче 26 яшьлек ир-ат гаражда 64 яшьлек пенсионерга һөҗүм итә, аннары өйгә кереп 63 яшьлек хатынны үтерә. Шуннан соң җинаятьче бу кешеләрнең 41 яшьлек киленен, аның 5 яшьлек малаен үтерә. Ул зур суммада акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлап, урыннан кача.

    Шул ук көнне 14 яшьлек кыз тренировкада була, ул туганнарына шалтырата, тик җавап бирүче булмый. Аннары кыз әтисенә шалтырата. Әтисе бу вакытта башка төбәктә була. Әти кеше күршеләргә шалтырата һәм өйгә кереп карап чыгарга сорый. Күрше җинаять эзләрен күрә һәм хокук саклаучылар чакыра, диелә хәбәрдә.

    «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Шәрәфетдин исемле үзбәк егете инде күптән Россиядә яши. Әлеге бай гаиләгә эләгүен ул танышларына сөйләгән булган. Алар зур коттеджда яши, берничә машиналары була. Шәрәфетдин хуҗалыкта ярдәм итә.

    «Ул монда озак яшәде. Гаиләсе дә, хатыны да юк. Күптән түгел генә ул туган ягына китү турында сөйли башлады. Бер айдан Үзбәкстанга кайтам да, өйләнәм дигән иде», «Ул бик тыныч кеше иде, ничек болай килеп чыккан», дип гаҗәпкә кала аның танышлары.

    ИНТЕРТАТ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы