-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан
Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан, дип хәбәр итәләр инстаграмда.
Мәдрәсәдә 7,43 процент – 18-24 яшьтә, 37,1 процент – 25-44 яшьтә, 51,8 процент – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр белем ала икән.
Онлайн-мәдрәсә белән Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортостанда, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә яшәүче шәкертләр кызыксыну белдергән.
Моннан тыш, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан, Төркия, Австралия, АКШ, Германия, Ирландия, Канада, Финляндия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге милләттәшләребез дә заманча белем бирү ресурсында ислам нигезләре буенча белем ала.
чыганак һәм фото: instagram һәм ТР Диния назәрәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз