-
Татарстанның иң яхшы югары уку йортлары билгеле Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты.
-
Татарстанда эссе һава торышы сакланачак 6-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз.
-
Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак 9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.
-
Казанда тәүге тапкыр Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Онлайн Тукай бәйрәме
26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме уза иде.
Быел, үзчикләү чоры булу сәбәпле, бәйрәмне мәйданга халык җыеп уздыру мөмкин түгел. Бәйрәм онлайн- флешмоб форматында – интернетта узачак. Язучылар берлеге адресына Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбайҗан каләм әһелләреннән, әдәбият галимнәреннән Тукай туган көнгә багышланган дүрт дистәдән артык видеоязма килде. Язмалар 26 апрельдә көндезге сәгать 12 дә Язучылар берлегенең:
Вконтакте (https://vk.com/yazuchilar),
Инстаграм (https://www.instagram.com/soyuzpisateleyrt)
Фейсбук (https://www.facebook.com/Sprttatar/)
социаль челтәрләрендәге битләренә куела башлый.
Флешмобка #ШИГЫРЬБӘЙРӘМЕОНЛАЙН #ТУКАЙТУГАНКӨН #ПРАЗДНИКПОЭЗИИОНЛАЙН #ДЕНЬРОЖДЕНИЯТУКАЯ хештеглары белән кушылырга мөмкин.
Чыганак: Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз