Логотип Идель
Эксклюзив

«ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ – ВИРУСКА КАРШЫ ИММУНИТЕТ!

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов фестивальне вируска каршы көрәш белән чагыштырды

Бүген, 1 декабрьдә, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында “Һөнәр” XII Бөтенроссия режиссура фестивале башланып китте. Шулай итеп, яшь режиссерлар, тәнкыйтьчеләр бер мәйданга җыелдылар.

Фестиваль тантанасын ачык дип белдерергә, сәхнәгә ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов чакырылды.

-    Катлаулы вазгыятькә карамастан, фестивальне башлап җибәрәбез. “Һөнәр” – яшь режиссерлар җыела торган уникаль мәйданчык. Алай гына да түгел, үзләренең иҗатлары белән тамашачыларны таныштырыр өчен менә дигән мөмкинлек тә, - дип ул фестивальгә озын гомер теләде.

Сүз быелгы “Һөнәр” фестиваленең жюри рәисе, театр тәнкыйтьчесе Владимир Спешковка бирелде:

-    Фестивальдә мин беренче тапкыр булу сәбәпле, хис-кичерешләрем белән уртаклашырга иртәрәктер. Минем Казанга килүемә танышларым (тәнкыйтьчеләр) яхшы мәгънәдә көнләшеп калдылар. Бу искиткеч фестиваль! Уңышлар телим!

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов фестивальне вируска каршы көрәш белән чагыштырды:

-    Фестиваль һәр ел саен куандыра, үзгәрә. Яшь режиссерлар биш ел элек спектакльнең формасына игътибар итсә, хәзер эчтәлекне, авторның идеясын ачуны беренче урынга куялар. Театр кеше турында “сөйли”.

Димәк, фестиваль кешеләрне “дәвалау” үзлегенә ия. Һәр спектакльнең үз көче булган кебек, 1-6 декабрьгә кадәр фестивальдә катнашкан һәркем вирусны җиңәрлек иммунитет алачак. Алты көн дәвамында шулай булачагына вәгъдә бирәм!

Кариев театрының директоры Гүзәл Сәгыйтова фестивальгә килгән катнашучылар, экспертларны һәм тамашачыларны сәламләде:

-    Фестиваль быел аулак өй кебек кенә уза. Аңа карамастан, сыйфаты үзгәрмәс дип ышанабыз, - дип ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерде.

Ачылыш тантанасыннан соң, килгән барлык кунакларга «Хикмәт әкиятләре» спектакле тәкъдим ителде. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев