Логотип Идель
Эксклюзив

Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра

"Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.

"Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова Казанда яши. Кечкенәдән кул эшләрен яратып башкара, Сабантуйларына чиккән кулъяулыкларын егетләр "сугышып" алып бетерә торган булганнар. Хәзер чигүне профессиональ дәрәҗәдә  башкара, бу юнәлеш буенча техникум да тәмамлаган. Гөлнара инде кулъяулыклар гына түгел, сөлгеләр, портретлар, шәмаилләр чигә.

Чигү күңелне тынычландыра. Баштагы төрле фикерләрне тәртипкә китерергә ярдәм итә. Гөлнара Светликова медицина хезмәткәре буларак, кул эшләренең кешегә файдалы яклары хакында да сөйли. 

Видеоны түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=jXglfzP5kRc

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X