Логотип Идель
Эксклюзив

«ОСТАЗЛАР ҺӘМ ОСТАЛАР»: Газинур Моратның җавапсыз мәхәббәте, күңелендә йөрткән афоризмы, яраткан милли ризыгы...

«Идел»нең YouTube каналында яңа рубрика барлыкка килде! Ул «Остазлар һәм осталар» дип атала. Беренче кунагыбыз - шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат.

«Идел»нең YouTube каналында яңа рубрика барлыкка килде! Ул «Остазлар һәм осталар» дип атала. Беренче кунагыбыз - шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат.

Рамил Гали фотосы

Без аңа җавапсыз мәхәббәте, иҗат юлы, күңелендә йөрткән афоризм, яраткан милли ризыгы турында 6 сорау бирдек һәм 6 акыллы җавап ишеттек.

- Тормыш өчен иң кирәкле 5 сыйфат?

- Мөмкин кадәр намуслы булу, сүзеңдә тору, дусларга хыянәт итмәү, дуслар белән һәрвакыт дустанә яшәү, мал-байлыкны әхлактан өстен куймау, үзеңнең элгәрләреңне, әти-әниеңне, әби-бабаңны догаңнан калдырмау.

- Сезнең иң яраткан татар ризыгы?

- Итне, бәрәңгене бергә турап эшләнгән бәлеш, әлбәттә. Ул көн саен ашап тора торган ризык түгел. Татар ризыгының һәммәсе дә искиткеч тәмле. Ул инде гасырлар дәвамында шулкадәр шәкелләшкән, камилләшкән ризык. Безнең ризыклар, гомумән, бөтен дөньяны ризыкландырырга лаек дип саныйм мин.

Калган сорауларга җавапны безнең каналда карап белә аласыз!

Сылтама - https://www.youtube.com/watch?v=LLXGZ-boHwE&feature=youtu.be

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Газинур морат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев