-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ПАРКТА ӘКИЯТ ТЫҢЛЫЙБЫЗ. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ.
Казанның берничә паркында хәзер Яңа ел турында инглиз, рус һәм татар телләрендә аудиоязмаларны тыңларга мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Горький, Черек күл, Урицкий, Горки-Әмәт урман-паркында QR-кодлы мәгълүмат стендлары урнаштырылды. Әлеге код турыдан-туры сайтка "алып керә".
Аудиозямаларда ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский; «Ак Барс» ХК үзәк һөҗүмчесе Виктор Тихонов; «Юлбасма» нәшрияты директоры Гүзәл Хәсәнова; шагыйрь, язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон; Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров; Дөнья кубогы призеры Ирек Ризаев; опера җырчысы, ТР атказанган артисты Илүзә Хуҗина; педиатр, табиб-пульмонолог Диләрә Шәяхмәтова; кино белгече, тәнкыйтьче, Казан театр училищесында «кино тарихы» дисциплинасы укытучысы Әдилә Хәйбуллина; «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин тавышын ишетергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз