Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Перформанста танылган көрәш остазы ВАКЫЙФ ДӘҮЛӘТШИН ТАВЫШЫ ЯҢГЫРАЯЧАК!

    Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багъланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту — ул җиңүме, җиңелүме?

    26 августта 19:00 сәгатьтә "ÖTÜKÄN" исемле перфоманс узачак.

    552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Ашина ыруыннан булган Бумын каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елны каганат Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык дәүләти мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.
     

     

    Шушы вакыйгаларга багышланган «Өтүкән» перформансы кысаларында авторлар тән, сүз һәм яктылык аша дәвердән дәвергә күчеп килгән сорауларга җавап эзли. Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багъланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту — ул җиңүме, җиңелүме?

    Катнашалар:

    Реклама

    тән катламы: Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев

    сүз катламы: Йолдыз Миңнуллина

    ут катламы: Юлия Самодурова

    Перформанста танылган көрәш остазы Вакыйф Дәүләтшин тавышы яңгырый.

    чыганак: Калеб

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет