-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Пермьдә торба шартлап, кайнар суга пешкәннәр
20 гыйнварда төнлә Пермь шәһәренең индустриаль районында гадәттән тыш хәл булган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы сайты яза. Совет Армиясе урамы, 21 адресы буенча урнашкан «Карамель» шәхси кунакханәсендә җирле вакыт белән 1.45 сәгатьтә коммуналь авария булу турында хәбәр ителә. Җылыту торбасы шартлау сәбәпле, кайнар су мини-отель биналарына тула. Әлеге вакыйгага шаһит булучылар кайнар суның бина эченә сыймыйча, ишектән ургып агуын сөйли.
Кунакханә подвал бинасында урнашкан, запас чыгу юлы юк. Аянычлы вакыйга булган көнне кайнар су кешеләрнең өстенә аккан, качып котылу берничек тә мөмкин булмаган. Нәтиҗәдә клиентлар кайнап торган суга тереләй пешеп үлгән.
Вакыйга булган урынга шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре чакырылган. Коткаручылар бинадан биш кешенең үле гәүдәсен табып, шулар арасында бер бала булуы да ачыкланган.
Хәзер бина ике яктан да койма белән әйләндереп алынган. Коткаручылар суны япканнар һәм вакытлыча эшне туктатып торганнар. Коммуналь авария нәтиҗәсендә кунакханәдә булган тагын алты кеше пешкән, өчесе төрле тән җәрәхәте алу сәбәпле, хастаханәгә озатылган.
Соңрак ачыкланганча, су торбасы ике урыннан өзелгән булган. Су шулкадәр күп булган, ул кунакханә бусагасы аша урамга да аккан. Нәтиҗәдә күрше урамны да су баса башлаган, куе томан барлыкка килгән.
Прокуратура бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрә башлаган.
— Җылылык челтәрләрен һәм торак йортны җылыту чорына әзерләү процессында катнашучыларның барлык гамәлләренә, шулай ук әлеге объектның һәм гражданнарны урнаштыру законлылыгына хокукый бәя биреләчәк, — диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта кунакханәдә яшәүчеләрнең үлем факты буенча «кулланучыларның тормыш куркынычсызлыгы һәм сәламәтлегенә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Интертат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз