-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Пионерлар көне: һәрвакыт беренче булыйк!
19 май - пионер оешмасы көне!
Пионерлар көне!
Пионер -"беренче" дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына.
19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган. Галстук бик кадерле атрибутика иде. Күпчелек пионерлар аны әле дә саклыйдыр.
Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы да барган. Герой пионерлар исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган. Без алар белән горурланып, аларга охшарга тырышып үстек. Пионерлар Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен зур тырышлык күрсәткәннәр.
Без пионерлар сафына кабул ителгән дусларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Кыю булыгыз! Алда барыгыз! Пионер – һәрвакыт алда!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз