-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
ПРЕЗИДЕНТ ВЕЛОСИПЕДТА
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының булачак яр буе буйлап велосипедта йөрде.
Моңа кадәр аңа яр буеның үсеш проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика җитәкчесен аның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучы Эдуард Моро озата йөрде.
Эдуард Морозов Казансу ярындагы бөтен территорияне бердәм паркка берләштерү планлаштырылуын, ә «Стамбул» скверы яр буеның калган киңлекләрен тоташтыручы парк булачагын сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Сибгат Хәким урамы буенча Киров дамбасыннан узды, Миллениум буенча Урам паркына кадәр барды, ә аннан Казан Кремленә юл тотты.
Чыганак: Татар-информ
Фотолар: president.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз