Логотип Идель
Эксклюзив

ПРЕЗИДЕНТНЫҢ УКЫТУЧЫСЫ АНЫҢ ТУРЫНДА НИНДИ ФИКЕРДӘ КАЛГАН?

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында мөгаллиме Фәрит Шәфигуллинны очратты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында мөгаллиме Фәрит Шәфигуллинны очратты. Ул хәзер дә укыта, студентларга трактор һәм автомобиль төзелешен өйрәтә.


Фото: Владимир Васильев

«Тырыш, талантлы, яхшы хәтерле студент иде ул», — диде Фәрит Шәфигуллин Рөстәм Миңнеханов турында.


Педагог 70 ел эчендә укытуда аерма бик зур булганын искәртте. «1950 елда язылган китапта электроҗиһазлар, электроника дигән бер сүз дә юк. Хәзер пар автомобильләре, тракторлары белән эшләгән белгечләргә бүгенгене күрсәтсәң, йөрәк өянәге булырга мөмкин. 70 ел эчендә техника өлкәсендә нинди алгарыш!» — дип уртаклашты Фәрит Шәфигуллин.

Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеге буенча укуын 1978 елда тәмамлаган һәм «инженер-механик» квалификациясен алган. 30 октябрьдә ул институтны 70 еллыгы белән котларга килде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев