Логотип Идель
Эксклюзив

"ПУШКИН КАРТАСЫ": БӨЕК МИССИЯЛЕ ПРОЕКТ

Бөек рус шагыйре Александр Пушкин исеме белән аталган яңа проектның – миссиясе дә бөек булырга тиеш.

Бөек рус шагыйре Александр Пушкин исеме белән аталган яңа проектның – миссиясе дә бөек булырга тиеш. Аны, беренче чиратта, тәрбияви функцияне күздә тотып тормышка ашыру мөһим.  “Пушкин картасы”на багышланган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип искәртте.

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керә. Әлеге программа кысаларында яшь буын музейларга, театрларга, концерт залларына, филармония һәм китапханәләргә бушлай йөри алачак. Бу максатларга 2021 елның сентябрь-декабрь айларында “Пушкин картасы”на 3 мең сум акча салыначак.

-    Балалар һәм яшьләр мәдәният учреждениеләренә килеп,  үзенчәлекле мохиткә эләгәчәк, иҗат белән күзгә-күз очрашачак, иң яхшы мәдәният һәм сәнгать үрнәкләре белән таныша алачак. Бу бик кирәкле һәм әһәмиятле проект. Патриотик, әхлакый тәрбия бирү, рухи кыйммәтләр белән бәйле сорауларга җавап табуда ярдәм итү – “Пушкин картасы” шушы мөһим мәсьәләләрне күтәрәчәк  , - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.  

Барлыгы Татарстанда яшәүче 300 меңнән артык 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге үсмерләр һәм яшьләр мондый шәп мөмкинлектән файдалана алачак. Зур игътибар «Пушкин картасы» проектнында катнашкан чараларның эчтәлегенә биреләчәк. Барып булачак спектакль, концертларны сайлау белән махсус эксперт төркем шөгыльләнә.

Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, Татарстанда “Пушкин картасы” проектында 80 мәдәният учреждениесе катнаша. Бу - 18 театр, 10 концерт мәйданчыгы, 27 музей, 21 Мәдәният йорты һәм клуб, 4 мәдәни оешма.
Бүгенге көндә инде яшь кеше сайлый алачак 725 чара сайлап алынган.

-  Чаралар рус телендә генә түгел, татар телендә дә булачак. Музейларда, театрларда  без татар телендә бик күп чаралар оештырабыз. Шуңа күрә яшьләр кимендә ике телдәге чараларны сайлый алачак, - дип сөйләде Ирада Әюпова.

“Пушкин картасы”н алу “Дәүләт порталы” аша башкарыла – биредә виртуаль карта рәсмиләштерелә.“Почта банкы” аша гадәти карта да алырга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев