Буш вакыт һәм «Пушкин картасы». Казанда нинди кызыклы урыннарга барып була?
Пушкин картасы белән нинди чараларга барып була соң? Яшьләргә хәзерге вакытта актуаль булган урыннарның исемлеген тәкъдим итәбез.
Буш вакытыңны кызыклы уздырырга теләсәң, мөмкинлекләр чиксез башкалабызда! Спорт белән шөгыльләнәм дисәң - әнә чат саен спорт мәйданчыклары. Ял итәм дисәң - парклар бик күп! Барысы да җайлы, уңайлы. Мәдәни ял итү өчен исә кино, музей, театрлар эшләп тора. Соңгысы исә "Пушкин картасы" барлыкка килгәннән бирле чыгымлы да түгел хәзер. Бушлай күп кенә кызыклы күргәзмәләр, спектакльләр, хәтта фильмнар да карап кайтырга була!
"Пушкин картасы" - театрларга һәм музейларга, күргәзмәләргә һәм концертларга билетлар сатып алырга мөмкинлек биргән лимитлы банк картасы. Ул 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә бирелә.
Мин үзем бу карта ярдәмендә күп кенә кызыклы урыннарга барып өлгердем. Иң беренчеләрдән булып, Галиәсгар Камал театрына билет алдым. "Тормышмы бу?", „Санаулы кичләр" спектальләрен бушлай карау мөмкинлегенә бик сөендем. Аннан соң Сынлы сәнгать музеенда Фешин инсталляциясенә, хәтта кинога да барып кайттым.
Пушкин картасы белән нинди чараларга барып була соң? Яшьләргә хәзерге вакытта актуаль булган урыннарның исемлеген тәкъдим итәбез.
№1 Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан ур., 1)
Театр-Россиянең иң яхшы милли театрлары исемлегендә.
Татар телендә тамашачы күңеленә үтеп керәрлек спекталь карыйсыгыз, төрле эмоцияләр кичерәсегез килсә, Галиәсгар Камал театрында күңелегезгә хуш килгән программа һичшиксез табачаксыз. Милли орнамент белән бизәлгән, якты зәвыклы заллар сезне битараф калдырмаячак.
№2 Заманча сәнгать галереясе ГМИИ РТ (Карл Маркс ур., 57)
Кызыклы, заманча эшләнелгән күргәзмәләр, инсталяцияләр урыны -Заманча сәнгать музее.
—Дүшәмбе - ял көне
—Айның беренче сишәмбесе - бушлай керү (тулырак мәгълүмат галерея сайтында)
—18 май - Халыкара музей көнендә керү бушлай
№ 3 Сынлы сәнгать дәүләт музее РТ (Карл Маркс ур., 64)
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее - РФнең иң эре төбәк сәнгать музейларының берсе. 1958 елда ТАССР Дәүләт музееның картиналар галереясе базасында гамәлгә куелган.
№4 Театр на Булаке (Право-Булачная ур., 13)
Яшьләр театрына 2010 елда нигез салынган. Режиссёр - Рөстәм Фәткуллин.
Монда тамашачы үзен өйдәге кебек хис итә алырлык атмосфера урнаштырылган: геройлар кешеләргә якын. Барлык спектакльләргә дә халык тарафыннан ихтыяҗ зур. Билетларны алдан ук сатып алырга кирәк.
№ 5 В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры (Бауман ур., 48)
Тамашачылар яратып йөри торган тагын бер театр. Сәхнәдә куелган рус,чит ил пьесылары беркемне дә битараф калдырмый:уйланырга мөмкинлек туа.
№ 6 «Әкият»Татар дәүләт курчак театры (Петербург ур., 57)
Зәвык белән эшләнгән бина, аның әкияттәгечә эчке бизәлеше беренче чиратта күзгә ташлана. Курчак театры-мәдәни ял өчен шәп урын.
№ 7 Булычевлар музыка театры (Лейтенат Шмидт ур., 35)
Заманча, музыкаль, яшьләр урыны дип әйтерлек.
№8 Татарстанның табигый тарихы музее (Кремль, 12)
Музейда геологик белемнәрнең төрле өлкәләреннән кызыклы мәгълүмат зур күләмдә тәкъдим ителә. Бие күп интерактив, тулы мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.
№ 9 "Хәзинә" милли сәнгать галереясе (Кремль ур., 12)
2022 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү бушлай.
№ 10 Пушкин картасына күптән түгел генә, бонус итеп, кинотеатрларга ("Мир", "Корстон", "Синема 5") кайбер артистларның концертларына (Ришат Тухватуллин, Марат Яруллин һ.б) 2000 сум акча аерым өстәлде.
Дәүләт тарафыннан яшьләр өчен мондый форматтагы программалар файдалы: мәдәнияткә карата игътибар арта, күп кенә чараларга барырга мөмкинлек туа. Ә Пушкин картасының җитешсезлеге шунда: чикләнгән сандагы урыннарга гына барырга була.
Гүзәл Закирова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев