Логотип Идель
Эксклюзив

"Путинның ун меңе"нә нәрсә аласыз?

1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум күләмендә "Путинның" яңа түләвен бирәләр.

    1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум күләмендә "Путинның" яңа түләвен бирәләр, дип яза "Татар-информ".

     "Путин ун меңен" түләүгә Татарстанга 6,4 млрд сум акча бүлеп бирелә. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлык башлыгы Эльмира Зарипова әйтүенчә, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә яңа федераль түләүләр алу өчен Татарстанда 297 мең гариза бирелгән. Яңа түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга кагыла. Бу түләү 640 мең балага тиеш.

      Гаризаны Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев