Логотип Идель
Эксклюзив

ҺӘР МИЛЛӘТНЕҢ ҮЗ БӘЙРӘМЕ

Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең июнь-июль айларында республикакүләм бәйрәмнәре үткәрелә.

Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең июнь-июль айларында республикакүләм бәйрәмнәре үткәрелә. Керәшен, татар, мари, мордва, удмурт, чуваш һәм башка халыкларның бәйрәмнәрен үз милли үзенчәлекле йолалары, уеннары бизиячәк. 

Әлеге чараларның төп максаты - мәдәни мирасны саклап калу һәм халыкларның милли үзенчәлекләрен алга таба үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең бәйрәм аша традицияләрен берләштерү, аларда милләтара мөнәсәбәтләр культурасын тәрбияләү.

Бәйрәмнәр онлайн форматта да узачак. Бу очракта бәйрәмнең килеп чыгышы, ничек уздырылуы һәм башкалар турында видеолар, күргәзмәләрдән, мастер-класслардан һәм концертлардан туры эфирлар алып барылачак.

Бәйрәмнәр исемлеге:

19 июньдә Актаныш районының Мари-Суыксу авылында республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме“Семык”узачак.

26 июньдә Казан шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуй зурлап уздырылачак.

27 июньдә Лениногорск районы Мордовская авылында «Балтай» республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме булачак; 

3 июльдә Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында удмуртларның “Гырон быдтон”ы оештырылачак.

10 июльдә Аксубай шәһәрендә — «Уяв» республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме һәм

шул ук көнне Яр Чаллы шәһәрендә славяннарның “Иван Купала” бәйрәменә килә аласыз.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев