Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ҺӘР ӨЧЕНЧЕ ТАТАРСТАНЛЫ КОРОНАВИРУС БЕЛӘН АВЫРГАН

    Татарстанда һәр өченче кешенең яңа коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «G класслы иммуноглобулин антитәнчеге инфекция белән очрашу булганлыгы һәм авыру симптомсыз җиңел формада узуы турында сөйли. Ягъни күренеп торган симптомнар: пневмония һәм көчле вирус-респиратор инфекцияләр булмаган. Бу антитәнчекләр 921 кешедә - 31,3 процент, ачыкланган», - дип сөйләде спикер.

    Авдонина искәрткәнчә, 26 июньнән 30 июньгә кадәр республиканың һәр районыннан җиде яшь төркеменнән очраклы татарстанлылардан кан алу оештырылды, Татарстан Республикасында барлыгы 2947 кешенең пробаларын тикшерделәр.

    Алга таба Роспотребнадзор организмда антитәнчекләр ни дәрәҗәдә саклануын белү өчен иммунитеты булган кешеләр белән тикшеренү эшләре алып барачак.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН