РАМИЛ ШӘРАПОВ САМОЛЁТТАН ТУРЫ ЭФИРГА ЧЫГАЧАК
23 июль көнне 8 сәгать 30 минутта «Татар радиосы» 450 метр биеклектә очучы самолёт бортыннан туры эфирга чыгачак.
23 июль көнне 8 сәгать 30 минутта «Татар радиосы» 450 метр биеклектә очучы самолёт бортыннан туры эфирга чыгачак.
«"Татар радиосы"ның барлык эшчәнлеге дәверендә бу — иң кыю проект. Алып баручылар самолет бортыннан эфирга чыгып, 100.5fm ешлыгында тапшыруны башлап җибәрәчәк!», — дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
23 июль көнне 8:30да юморист Рамил Шәрапов һәм диджей Рамил Шәрәфиев 450 метр биеклектә очучы самолетның пилот кабинасында булачак.
Фото: Татар-информ
Радиотыңлаучылар чын очышның хис-тойгыларын сизә алачак; үз-үзләрен виртуаль рәвештә самолет бортында тоя, Казанның матурлыгын күрә алачак, дип ышандыра оештыручылар.
@tatarradiosi Инстаграм битендә һәм 100.5fm дулкыннарында туры эфирлар алып барылачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев