-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Рамил Шәрәповка - 30!
Бүген юморист Рамил Шәрәповның туган көне - 30 яшь! Котлауларга рәхмәт әйтеп, инста битенә видео да урнаштырган артист. Ә без "Идел" сайтында чыккан интервью белән уртаклашырга булдык.
- Театрда эшли башлаганда уйнаган беренче рольләрегезне хәтерлисезме?
- Театр булгач, төрле рольләрдә уйнарга туры килә. Беренче роль – дурак роле иде. Ул вакытта без дублер белән уйный идек, бер-беребезне алыштырып. Кем яхшы уйный, шул Себергә гастрольләргә барачак. Мин яңа училищены укып бетереп кайткан, миңа бар да кызык булып тоела. Себергә гастрольләргә барырга шул кадәр теләк зур … Авылга кайтып, йомшак кына итеп әйткәндә, табигать ягыннан бераз гына чикләшкән кешеләр белән сөйләшеп, аларга сценарияне укытып, аларның кыланмышларын кабатлый идем. Шулай сеңдереп барып, тырышып уйнап, Себер якларын урап кайттык. Халык бик җылы кабул итте.
- Театрдан китүегезнең сәбәбе нидә?
- Садикны бетереп, мәктәпкә барабыз, мәктәпне тәмамлап, оядан чыгып китәбез бит. Бу да шулай булды. Өйләнгәч, улым тугач, фикерләр үзгәрде. Артист кеше үсәргә тиеш. Ялгышсам да, абынсам да, җиңүгә ирешсәм дә — үзем гаепле.
- Рамил абый, гастрольләрдән тыш сез әле тамада да булып йөрисез, вакытыгыз ничек җитә?
- Тамада булу – бу бер хобби кебек. Шалтыратып, тамада булырга чакырсалар, вакыт булса, мин бик теләп барам. Шуны әйтәсем килә: вакыт бит ул — ипи. Тырышасың инде, өлгергәненә барасың, өлгермәгәненә “Булдыра алмыйм” дип җавап бирәсең.
- Киләчәккә нинди планнар корасыз? Нәрсә белән янып-көеп йөрисез?
- Киләчәк нигәдер куркыта, уйландыра. Киләчәкне алдан уйлап куеп булмый, чөнки бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Тик шушы юлны башлаганмын икән иде, Аллага тапшырып, шушы юлдан барып, үсәсе, халык мәхаббәтен югалтмыйсы иде. Сәхнә күңелемә бик якын. Планнарым да сәхнә белән бәйләнгән, шуңа күрә күңелем теләгән, яраткан эшем белән шөгыльләнергә телим. Гаиләмә килгәндә, балаларымны аякка бастырып, тормыш иптәшем белән исән-сау, бәхетле картлыкта оныкларны тәрбиялисе иде. Һәм әлбәттә халыкка хезмәт итәргә.
Илүзә Ибәтуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз