-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
«Урам» экстрим-паркында Extreme child беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак Барлык теләүчеләр өчен ачык һавада уен зонасы эшләячәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.
-
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк"
Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов музыкаль пластик куелыш ярдәмендә борынгылык һәм заманчалыкны берләштерергә тырышкан.
Бүген Ислам мәдәнияте музеенда 15-16 июнь көннәрендә булачак премьерага багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистлар белән очрашу биредә оештырылуы очраклы түгел. Кариев театры татар милли классик әсәрләрен куйганда музейлар белән тыгыз элемтәдә булырга тырыша. Ислам мәдәнияте музеенда да бу уңайдан Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”ының төрле басмалары тәкъдим ителгән күргәзмә булдырылган. Премьера көннәрендә театр фойесында да шушындый күргәзмә эшләячәк.
Кариев театры Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәренә икенче тапкыр мөрәҗәгать итә. Гомумән алганда, бу әсәр республика театраль киңлегендә өченче тапкыр куела. Беренче тапкыр ул туксанынчы еллар башында Чаллы драма театры тарафыннан сәхнәгә чыгарыла. Икенче тапкыр Яшь тамашачылар театры Йосыф-Зөләйха өлешен бербөтен тамаша итеп тормышка ашыра. Булачак премьерада исә Йосыфның пәйгамбәр булып ирешүе, ислам диненең бөеклеге ассызыкланачак.
- “Йосыф” спектакле театрның быелгы 34нче сезонын төгәлли торган премьера булачак. Бу сезонда репертуарга әзерләгән спектакльләрне шулай итеп сайларга тырыштык – анда үзебезнең милли классика да булсын, хәзерге драматургиягә караган материал да булсын, милли авторларның тәрҗемә ителгән әсәрләре дә урын алсын дип эш иттек, - ди Кариев театры директоры Луиза Шарова.
Спектакль дәвамлылыгы буенча артык озын түгел. Режиссер 1 сәг 40 мин вакыт эченә бөтен тирән мәгънәне салып бетерергә тырышкан. Төп игътибар поэмадагы һәм Коръәндәге төп сюжетка түгел, ә мәгънә ягына, Коръәндәге сурәләр асылына бирелгән. Шуңа күрә спектакльдә диалоглар, монологлар аз. Күбесенчә, тән хәрәкәте һәм музыкага басым ясалган. Спектакльнең фәнни киңәшчесе мөфти Равил Гайнетдин булган. Аның киңәше буенча спектакльгә мөнәҗәтләр, нәшидләр өстәлгән.
- Татар театрларын беләсез. Безгә акырып сөйләшергә, бер-беребезне туктата-туктата сөйләргә кирәк. Ишетү өчен бераз гына тынып торырга кирәк. Дөньяны мондый тизлектә ишетергә ярамый. “Йосыф” спектаклендә мәгънәви паузалар бик күп. Бер-береңне аңлау өчен азмы-күпме тынлык булырга тиеш. Бәлкем бу кайберәүләргә ошап та бетмәс. Чөнки стиль башкачарак, - дип спектакль үзенчәлегенә тукталып китте Ренат Әюпов.
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре белән гомумән таныш булмаган кеше дә спектакль барышында Йосыф пәйгамбәрнең юлын тәгаен аңлаячак дип ассызыклады Ренат Әюпов. Гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну – борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән менә ниләр хакында сөйләшү көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз