Логотип Идель
Эксклюзив

РЕЦЕПТ: Тузганак чәчәгеннән бал

Мондый балны кем генә яратмый икән? Бездән сезгә рецепт!

Тузганакларның "башын" гына өзеп, 400 данә чәчәк җыябыз. Сары чәчәкләрне генә сайлап алабыз.

Яшел төбен салсаң,  ачкылт тәм бирә.

1 литр суга салып, аны сүрән утта 10 минут кайнатабыз. 1 чәй калагы лимон кислотасын салып, тагын 25 минут сүрән утта кайнатабыз.

Чәчәкләрне юмагыз. (Шуның өчен аларны чиста урыннан җыегыз. Вак бөҗәкләр дә эләкмәсен.)

Чөнки тузганаклардагы серкә юылып төшәчәк, файдасы калмый

Кайнаткач, чәчәкләрне сөзеп алабыз, бу суга 1кг 200 гр. шикәр комы салып 35-40 минут кайнатабыз.

Яңа аерткан бал кебек кайнатма килеп чыга.

Кайнатманы чиста банкаларга салабыз. Аны көн дә иртән ач карынга ярты стакан кайнаган суга бер аш кашыгы салып, болгатып йотып җибәрәсең. 

Тәмле булсын!

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев