Логотип Идель
Эксклюзив

РЕЙТИНГ: РОССИЯДӘ ИҢ КҮП УКЫЛГАН КИТАПЛАР

.Россиялеләр нинди китаплар укыйлар икән? Ә иң күп укылган авторлар кемнәр? Ozon аналитиклары шуны күзәткән.

Россиялеләр нинди китаплар укыйлар икән? Ә иң күп укылган авторлар кемнәр? Ozon аналитиклары шуны күзәткән.

 

Иң күп сатылганы - психолог Михаил Лабковскийның «Хочу и буду» китабы икән. Өч ел эчендә аны 100 000 тапкыр сатып алганнар. Популярлык буенча икенче урында - Стивен Ковиның «7 навыков высокоэффективных людей» китабы. Россиядә иң күп сатылган басмалар өчлегенә Людмила Петрановскаяның «Тайная опора. Привязанность в жизни ребенка» китабы кергән.

Дүртенче урында - Айн Рэндның «Атлант расправил плечи» китабы. Бишенче урында Максим Ильяхов һәм Людмила Сарычеваның «Пиши, сокращай» китабы.

Популяр китаплар унлыгына шулай ук Масара Ибукиның «После трех лет уже поздно», Джон Кехоның «Подсознание может все», Светлана Батяева һәм Елена Савостьянованың «Альбом по развитию речи для самых маленьких», Марк Мэнсонның «Тонкое искусство пофигизма» китаплары кергән.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: рейтинг, китаплар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев