Логотип Идель
Эксклюзив

Рифмалар искерәме?

Әгәр дә рифма “таушалган” булып тоела икән, бу бит – ул мескен рифманың җилкәсенә таушалган эчтәлек, эчтәлексез “эчтәлек” атландырылган дигән сүз.

Без байтак очракта “бу рифма искергән, шаблонга әверелгән” дигән сүзләрне ишетәбез. “Теләк: йөрәк” кебек рифмалар, таушалганнар инде, “сөйкемле: шикелле”не дә кабатларга ярамый, янәсе. Дөресме бу караш? Уйлыйм ки, 20нче елларда Маяковскийдан өйрәнү нигезендә, байтак эзләнүләр кичергән һәм инде шактый камилләшкән бүгенге поэзиябез җирлегендә мондый караш аз гына дөрес түгел. Әгәр дә рифма шигырьдә үзенең барлыгын аерата белдереп тора икән, моны рифманың “мине рисвай иттеләр ич” дип каравыл салуы итеп аңларга кирәк. Әгәр дә рифма “таушалган” булып тоела икән, бу бит – ул мескен рифманың җилкәсенә таушалган эчтәлек, эчтәлексез “эчтәлек” атландырылган дигән сүз. Әгәр эчтәлек тойгылары, уйлары белән тирән икән, бу тирәнлектә форма чаралары эчтәлектән аерылып түгел, аның төсе булып торалар. Без классикларыбызда искергән, таушалган рифмаларны таба алмыйбыз. Алар, кирәк булганда, теләсә нинди “иске” рифманы яңа эчтәлек белән яшәртәләр. Урта кулдан түбәнрәк шагыйрьләр әйтерлек эчтәлекләре, дулкынландыра торган дәрәҗәдәге уй-тойгылары булмау сәбәпле, шигырьдә дидактикага, акыл сатуга тотынырга мәҗбүрләр. Алар “иҗат”ны рифма табудан башлыйлар. Моны үзләреннән сорыйсы яки ничек иҗат итүләрен карап торасы юк: аларның рифмалары шуны кычкырып, фаш итеп тора. Бу хәлне В. Маяковскийның кайбер аерым рифмаларны “әзерләве” белән бутамаска кирәк: ул моны йөрәгендә туган фикернең, эчтәлекнең истә калырга тиеш ягын теркәп кую рәвешендә генә куллана. В. Маяковский, А. Блок кебек бөек осталар формадан эчтәлеккә түгел, ә эчтәлектән формага киләләр, билгеле. Башкорт шагыйрьләреннән мәрхүм Г. Сәләмнең куен дәфтәрендә килгән тәҗрибәләре дә шул алымның бер чагылышы булып торалар.

Кыскасы, таушалган эчтәлектә генә рифма “таушалган” булып тоела. Менә бу тирән дулкынлану кичерешен чагылдырган строфада Такташның “сөйкемле: шикелле”се үзенең яңа урынын тапмаганмыни?

Сокланып мин карыйм һәр ягыма,
Барлык нәрсә миңа сөйкемле,
Әйтерсең мин әле яңа гына
Күзләремне ачтым шикелле.

Әгәр дә шагыйрь әлеге строфасы белән безнең укучыда Такташның “Алсу”ын искә төшерү хисен уятып, аны “Алсу”дагы тирән гүзәл кичерешләр белән тоташтырып үтә икән, моның өчен аңа рәхмәт кенә әйтергә кирәк.

Хәсән Туфан
“Әсәрләр”, 4нче том (шигырьләр, мәкаләләр)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев