Логотип Идель
Эксклюзив

Ришат Фазлыйәхмәтовны ник гаеплиләр?

Соңгы арада, коронавирус сәбәпле, татар артислары үзизоляциядә утырган тамашачыларын онлайн-концертлары белән сөендереп торалар. Билгеле, концертлар бушлай һәм төрле платформаларда турыдан-туры трансляциядә бара. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, башкалардан аермалы буларак, концертын акчага уздырырга булган. Инстаграмда күпләр аны ачуланып, ә кайберәүләр хуплап та язды.

Соңгы арада, коронавирус сәбәпле, татар артислары үзизоляциядә утырган тамашачыларын онлайн-концертлары белән сөендереп торалар. Билгеле, концертлар бушлай һәм төрле платформаларда турыдан-туры трансляциядә бара. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, башкалардан аермалы буларак, концертын акчага уздырырга булган. Билет бәясе - 100 сум. Әллә ни кыйбат та түгел кебек, әмма инстаграмда күпләр аны ачуланып язды. Хуплап язучылар да бар.

Араларында "Бу сиңа оят түгелме?" - дип, җырчыны башка артистлар белән чагыштыручылар да күп. Фирдүс Тямаев белән чагыштырган язылучы да Ришатның бу адымын ошатып бетерми. Ә аңа җавап итеп исә, "Фирдүс акчаны эшләп алырга өлгерде, ә Ришат акчасыз калды", - диюче дә бар.

Фото һәм видео: инстаграм

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев