Логотип Идель
Эксклюзив

Рөхсәтсез өйдән чыкма

Башкортстанда әлеге вакытта дүрт кешенең коронавирус белән авыруы билгеле.

Башкортстанда карантинны бозып рөхсәтсез өйләреннән чыгып йөрүчеләргә протокол төзи башлаганнар, дип хәбәр итә ufatime.ru.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров аларны җәзага тарттырырга чакырды. Коронавирус таралган илләрдән кайтучылар ике атна өйләрендә утырырга тиеш.

“Режимны бозган кешеләрне ачыкладык, - дип белдерде Радий Хәбиров. – Үзенә дә, тирә-яктагыларга да җавапсыз караган кешеләр белән административ эш үткәрәчәкбез”.

Башкортстанда әлеге вакытта дүрт кешенең коронавирус белән авыруы билгеле.

​​​​​​​Фото: пиксабай

«Идел» журналы 16+

Теги: коронавирус, Башкортстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев