Логотип Идель
Эксклюзив

ӘРӘМТАМАКЛАР

Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.    

Мәктәп укучыларын аскаридалар – эчәклектә паразитлык иткән суалчаннар белән таныштырганда, «Сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары системалары юк, әзер ризык өстән төшә тора – эзләп йөрергә кирәкми, тирә-якларында ни-нәрсә майтарылганын күзәтер өчен күзләр дә кирәкми», – дип тезеп киттем. Шунда бер укучы: «Суалчан буласым килә!» – дип чаң сукты. Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.    

Паразитарийлардан – паразитологиягә

Паразитология – паразит тормышы алып бара торган җан ияләрен, аларның «хуҗа»ларын өйрәнә торган комплекслы фән. Иң элек бу сүзнең этимологиясенә күз салып алыйк. Татар телендә «паразит» терминының тәрҗемә варианты – «әрәмтамак» сүзе яши, әмма ул күбесенчә безнең – адәмнәрнең билгеле булган тискәре сыйфатларын ассызыклаганда кулланыла. Әйтергә кирәк, паразитизм хайваннарга гына хас күренеш түгел, паразит бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр һ.б бар. Шуңа хайваннар турында сүз барганда, «әрәмтамак» сүзен куллану әле күпмедер урынлы кебек тоелса да, үсемлекләр мисалында бу сүз бөтенләй ятышсыз, фәнни сүзлекләрдә ул юк та. 

Инде «паразит» сүзенең асылына килгәндә, бу термин борынгы грек теленнән кергән һәм ике сүздән ясалган: para (якында, янәшәдә) һәм sitos (азык) дигәнне аңлата. Бер сүз белән әйткәндә – әрәмтамак – башкалар хисабына ашап көн күрүче. Борынгы Грециядә иң элек бу исемне отставкага киткән дәүләт эшлеклеләре яки дәүләткә тугры хезмәт итеп, махсус «пенсия»ләр алучы кешеләр йөрткән. Мондый паразитлар дәүләт карамагындагы махсус пансионнарда – паразитарийларда яшәгәннәр. Рим империясе чорында бу терминга тискәре төсмер ягыла: тормыш алып бару өчен акчалары булмаган һәм башкалар хисабына яшәгән кешеләр паразит статусына ия була. Нәкъ менә әлеге мәгънәдә паразит сүзе иң элек – борынгы медицинага, аннан паразитология өлкәсенә кереп китә дә инде. 

Хуҗа ашы – паразит ашы

Җир йөзендәге һәрбер тереклек иясе гәүдәсенең тышкы яки эчке ягында ким дигәндә бер паразит бар. Хуҗа организм паразитны сизми-нитми (һәрвакыт түгел!) ут-судан саклап, ашатып-эчертеп тора. «Дөньяда паразит булып яшәүче төрләр ирекле тереклек итүче, ягъни паразит булмаган организмнарга караганда күбрәк. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар дүрт тапкыр күбрәк санда очрый. Шулай итеп терек табигатьне өйрәнә торган фәнгә нигездә паразитология дәгъва кыла», – дип уйлана фәнни-популяр язучы Карл Циммер паразитлар дөньясына багышланган китабында (PARASITE REX: Inside the bizarre world of nature’s most dangerous creatures, 2000).

Паразитны ашату өчен хуҗага зурдан кубып табын әзерләргә дә, «кунак»ны каршы алырга да кирәкми: хуҗа ашы – паразит ашы яки инде хуҗа үзе үк паразитның ашына әйләнә. Шулай итеп, хуҗа белән паразит бер-берсенә үзенә күрә бер «азык кендеге» белән тоташканнар. Мисал өчен, табигатьтә өч сантиметрлы «тел кимерүче кыргаяк» (Cymothoa exigua) кушаматын йөрткән кысласыман бер җан иясе бар. Балык тыныч кына йөзеп йөргәндә, саңаклары артыннан кереп, балыкның теленә кадалырга ярата бу «кыргаяк». Уңышлы гына кадалганнан соң, ул балыкның канын эчәргә тотына. Бу канэчкеч процесс телнең атрофиясенә китерә, икенче төрле әйткәндә, балыкның теле корый һәм өзелеп төшә. Паразит, шатлыгына чыдый алмыйча, тиз генә бушап калган тел урынына хуҗа була һәм балыкта тел вазифасын үтәргә тотына. Шулай итеп, балык йоткан азыкның бер өлеше алга таба паразит карынына да төшә башлый.

Үз кубызларына биетәләр

Кешеләргә килгәндә, паразитлар безгә тугач кына түгел, карында чакта да һөҗүм итәргә әзер тора (паразитларның мондый юл белән үтеп керүе фәнни телдә трансплацентар дип атала). Хайваннарда һәм кешеләрдә, бигрәк тә йөкле хатын-кызларда ачык күзәтелә торган авыру, токсоплазмоз – шуңа мисал. Бу авыруны токсоплазмалар (Toxoplasma gondii) – зурлыклары чәч бөртеге калынлыгыннан ун мәртәбә кечерәк организмнар китереп чыгара. 

Әүвәл нәни токсоплазмаларны кимерүчеләр – күсе һәм тычканнар йота. Аларны үз чиратында мәче халкы сагалап тора. Уңган-булган мәчеләрен хуҗалары сыйпап-үбеп ала һәм токсоплазма кешегә йога. Йөкле хатын-кыз организмында токсоплазмалар карында яткан бала буйлап та сәяхәт кыла. Бу сәяхәт нәтиҗәсендә бала төшәргә (беренче триместрда күзәтелә) яисә төрле тайпылышлар, мәсәлән, гидроцефалия (баш миенә су җыелу күренеше) белән туарга мөмкин. Нейробиолог Роберт Сапольски әйтмешли, «Йөклелек вакытында нишләргә» дип аталган китапларның барысында да йөклелек чорында ни өчен өйдә мәче тотмаска һәм гомумән алардан ерак торырга киңәш ителгән сүзләрнең сәбәбе шунда аңлашыла да инде.      

   

Бу күренешнең медицина ягыннан аяныч нәтиҗәләре өркетеп торса да, аның биологиясе шаккатмалы. Эш шунда ки, әлеге паразитлар арадаш хуҗалары – күсе-тычканнарның үзтотышын үзгәртергә сәләтле. Күсе карынына эләккән паразитның максаты бер – киләсе хуҗа организмына эләгеп, нәсел дәвам итү. Шуңа да токсоплазма йоктырган күселәр мәче халкыннан курыкмас булалар, һәм мәче исе аларны, киресенчә, җәлеп итә башлый. Иң кызыгы шунда, аларның башка әгъзалары һәм аларның эшчәнлеге бернинди дә үзгәреш кичерми: күселәр башка исләрне бик яхшы аера, гадәти тормыш рәвешләрен дәвам итәләр, әмма инде менә мәче исен сизеп алсалар, һушларын җуярдай булып, каршыларына киләләр. Токсоплазмоз күселәр һәм мәчеләргә генә түгел, безгә – кешеләргә хас авыру булуын алуны истә тотып, бәлки, бу паразитлар безне дә ничектер идарә итәләрдер, дигән фикергә килергә мөмкин. Сүз уңаеннан, бу өлкәдә тикшеренүләр дә алып баралар.

Файдалары да тия!

Табигать Җир йөзендә күпмедер дөреслек урнаштырырга теләп, күрәсең, кайбер паразитларга да паразитлар бүләк итеп чыккан (паразитларның да паразитлары булу күренеше гиперпаразитизм исемен йөртә). Алай да, паразитларны бөтенләй бетереп ташларга киңәш итмәс идем. Әлбәттә, медицина күзлегеннән караганда, эш нигездә кешене авырудан азат итү, ә паразитларны юк итү, үтерү, юлларын эзләүгә кайтып кала. Ләкин биологик яктан һәр тереклек иясенең дә табигатьтә үз урыны һәм, кайбер төрләр өчен тискәре йогынты ясаса да, әһәмияте бар. Мисал өчен, паразитлар, ерткычлар кебек үк, теге яисә бу җан ияләренең санын көйләп тора, шул рәвешле ул экосистемада тотрыклылык булдыра. 

Моннан тыш, паразитларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән кайбер әйберләрне без дә көнкүрештә куллана алабыз. Бу эштә безгә, мәсәлән, оры чебеннәре (Cynips quercusfolii) ярдәмгә килә. Имәндә чикләвек кенә үскәнен беләбез, ә менә оры чебеннәре безнең белән килешмәсләр иде: алар имәндә алма «үстерергә» өйрәнгән. Ничек, дисезме? Җавап алмаларның эчендә яшеренгән. (Алмаларны төрлечә атап йөртәләр: аларның имән йөземе, кара чикләвеге дигән атамалары да бар – кем нәрсәгә охшаткан, шуның исемен биргән инде, кыскасы. Ә мондый «алма»ның чын фәнни атамасы оры була. – Авт.) Орыларның үзәгенә күз салсак, фасылга карап, анда, нәкъ бишектәге кебек, корт яки җитлеккән бөҗәк ятканын күрергә мөмкин. 

Яз азагында ана оры чебене имән яфрагының сеңерчәләрен тишә, аннан шул тишемнәргә йомырка сала. Йомыркадан корт чыга һәм махсус гормон – ауксин исемле гормон тәэсирендә үсемлек кортның тирә-ягын оры белән каплап ала. Йомшак һәм көпшәк бишек эчендә ята торган корт көз айларын көтә башлый. Җитлеккән бөҗәккә әверелгәннән соң (бу вакытта инде имән яфраклары коела башлаган була), бөҗәк орыны кимерә-кимерә алмадан чыгып китә һәм тормышын дәвам итә. Ә менә җәй айларында шактый гына үсәргә өлгергән алмалардан... язу карасы ясап була!

«Татарда язу карасы табигый органик компонентлардан ясалган. Мəсəлəн: корым, камедь (чəер, сагыз), глицерин, тимер купоросы, уксус, акбур, карбол кислотасы, күгəргəн кадак, каен яфраклары, имəн, алмагач, зирек, корыч агач (дардар агачы) кайрысы, квас, ачы бал, лимон согы, су һ.б. Татар кулъязмаларын язганда, асылда, зəгъфрəн һəм шулай ук кызыл, яшел төстəге каралар кулланылган», – дип яза галимнәребез (Җ.С. Миңнуллин, Э.К. Сəлахова). Паразитлар ярдәмендә язу карасы ясау өчен, орылардан кала, исемлектәге тимер яки бакыр купоросының да кирәге чыга (алар урынына күгәргән кадак та кулланып була). Караны куертып җибәрү өчен, галимнәребез искә алган сәмих (рус. камедь) кушып җибәрәләр.

Сүз уңаеннан, язу карасын имән «алмалары»ннан гына түгел, имән агачының башка өлешләреннән дә, мәсәлән, кайрысыннан ясарга була, лирик шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың сеңлесе – Мәдәния Сөләйманова истәлекләрендә язу карасын әкәләдән – имән чикләвегеннән ясаулары турында да мәгълүмат бар: «Мәктәпкә без чүпрәк букчалар белән йөрдек. Үзебез өчен язу өчен кара савыты йөртә идек, карабыз түгелә, мәктәпкә барганда, пычранып бетә идек. Кара савыты йөртү өчен, Саҗидә апа җепләрдән чехол бәйләп бирә иде. Караны әкәледән үзебез ясый идек».

Менә шундый алар паразитлар: безне идарә итә, филогенетик басынкылыкка өйрәтә торган җан ияләре. Без исә аларның өйләре дә, иң якын дуслары, шул ук вакытта иң куркыныч дошманнары да.


Имән алмаларыннан язу карасы ясау буенча мастер-класс:
https://vk.com/gylem?z=video-82724249_456239098%2Fpl_-82724249_-2 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев