-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
«Россиядә ислам башка диннәр белән каршылыкка кергән очраклар юк»
Россиядә ислам башка диннәр белән каршылыкка кергән очраклар юк, һәм бу — илнең гаять зур казанышы. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
«Безнең илдә ислам башка диннәр белән каршылыкка керә алырлык киеренке вазгыять тормый. Бу - безнең Россия дәүләтенең зур казанышы, илебез Президентының ислам роленә мөнәсәбәте яхшы булуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте ул.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, 2021 елда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мөһим чаралар күп булачак.
«Президентыбыз Владимир Путин миңа һәм Михаил Мишустинга бу чараларның ничек оештырылачагы турында программа әзерләргә кушты. Без аны Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендә уздырырга тиеш», — дип ассызыклады Президент.
Шулай ук ул Республиканың йөз еллыгын бәйрәм итүне 2021 елгы чаралар алдыннан «әзерлек этабы» дип атады.
чыганак: "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз