Логотип Идель
Эксклюзив

РӨСТӘМ НӘБИЕВ ЭЛЬБРУС ТАВЫНЫҢ ИҢ ЮГАРЫ НОКТАСЫНА МЕНЕП ҖИТТЕ!

Бу Рөстәм Нәбиев өчен бик зур җиңү! Котлыйбыз, горурланабыз!

Барыбыз да белгән блогер Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавының иң югары ноктасына менеп җитте. Бу хакта ул инстаграмында язды һәм хис-кичерешләрен сөйләп видео урнаштырды.

Сез әлеге видеода Эльбрус биеклегенә кадәр соңгы метрларны күрәсез. Мин үземнең ментальлегем өчен гафу үтенәм, әмма мин күз яшьләрен тыя алмадым, - ди Рөстәм хис-кичерешләре белән уртаклашып. Ул моңа бик озак барды - 13 км һәм 15 сәгать кулында йөрде.

Шулай итеп блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев 12 сентябрьдә Эльбрус тавының иң югары ноктасына да менеп җитте!  

- Әлеге күтәрелешне гаиләмә - хатыныма һәм кызларыма багышлыйм - дип яза Рөстәм Нәбиев үз Инстаграмында.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев