Логотип Идель
Эксклюзив

Рәшит Ваһапов турында 10 факт!

Бүген бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов тууына - 112 ел! Аның турында без ниләр беләбез икән соң?

Бүген бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов тууына - 112 ел! Аның турында без ниләр беләбез икән соң?

1) Беренче белеме буенча ул -  укытучы. Кызыл Яр авылы мәктәбенең мөдире булып та эшләгән.

2) Җырчының әтисе - Ваһап мулла 1937 елда "халык дошманы" буларак атып үтерелә.

3) Узган гасырның 40- 50 нче елларында Рәшит Ваһапов Татар дәүләт филармониясенең иң популяр артисты буларак филармония казнасына иң күп акча китергән.

4) Рәшит Ваһапов 2 тапкыр өйләнгән.

5) Аның 4 баласы бар.

6) 54 яшендә яман шештән вафат була.

7) Казан шәһәрендә аның исемен йөртүче урам бар.

8) 2004 елдан Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале үткәрелә.

9) Уразавылда ( Нижгар өлкәсе) аның бюсты бар.

10) Бөек җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев Рәшит Ваһаповны үзләренең укытучылары, остазлары дип санаган.

   Сүз уңаеннан, бүген 15.00 сәгатьтә продюсер Рифат Фәттаховның инстаграм аккаунтында махсус туры эфир булачак.

"Туры эфир вакытында легендар артист биографиясендәге "ак таплар", аның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында сүз булыр, сезнең сорауларга да җавап бирербез, Ваһапов репертуарындагы асыл җырларны да искә төшерербез" - дип яза Рифат Фәттахов.

Онлайн очрашуда Ваһапов фестивале лауреатлары - Гөлсирин Абдуллина,  Азат Абитов,  Рәнис Габбазов һәм Зәлилә катнашачак.

Чыганак: Ваһапов фестиваленең инстаграм бите

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев