Логотип Идель
Эксклюзив

Рөстәм Нургалиевичны туган көне белән котлау һәм аның фотосурәте белән гәпләшү

Рөстәм Нургалиевич, Сез бүген туган көнегезне бәйрәм итәсез. Без дә, татарстанлылар, үз Президентыбыз булуына, аны менә шулай, иң якын кешеләребезне котлагандай, гади һәм гадәти генә котлап булуына сөенеп, гаҗәеп күтәренкелек кичерәбез.

Рөстәм Нургалиевич, Сез бүген туган көнегезне бәйрәм итәсез. Без дә, татарстанлылар, үз Президентыбыз булуына, аны менә шулай, иң якын кешеләребезне котлагандай, гади һәм гадәти генә котлап булуына сөенеп, гаҗәеп күтәренкелек кичерәбез. Бөтен татарстанлылар исеменнән сүз йөртергә батырчылык итмәгән булыр идем дә – әнә бит күпме кеше Сезне котларга ашыккан, иң җылы теләкләрен юллаган! Сез әле, бәлки, бөтен котлауларны укып чыгарга да җитешмәгәнсез – үз сәхифәләрегездә генә түгел, төрле-төрле сайтларда котлыйлар. Барлык изге теләкләргә дә кушылам, аларның ихлас йөрәктән булуына шигем юк!

Сезгә сокланам мин: шундый матур бәйрәм көнегездә бәйрәм итеп утырмыйсыз. Нәкъ без, ягъни Татарстанның гап-гади эшче халкы кебек үк, гадәти режимда эшләргә ниятегез барлыгын алдан ук укыган идек. Әле туган көнегез алдыннан да киләчәккә карап, ил-көн үзәгендәге мәсьәләләрне чишү юлларын эзләвегез аеруча сокландырды. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә, хатын-кызларны бала табарга үгетләргә кирәк, дидегез.

Бик күңелем булды бу сүзләрегезгә, Рөстәм Нургалиевич! Хатын-кызлар, гомумән, үзләренә карата мондый игътибар һәм кайгырту тойса, иңнәренә канат үскәндәй сизә үзләрен. Дөрес әйтәсез, хатыннарының бәби табуына ирләр дә каршы булмас. Ләкин ник соң Сез безне табигать тарафыннан үзебезгә йөкләнгән эшкә каршы килә, дип уйлыйсыз? Бусын аңлап бетермәдем. Әллә соң Сез илдә демография хәлләренең бик шәптән булмавы – хатын-кызларның үз вазыйфаларын үтәүгә салкын каравы аркасында килеп чыккандыр, дип уйлыйсызмы? Россиядә ничектер, анысын мин белмим инде. Ләкин үз тирәлегемдә: туган-тумачам, дус-ишләрем, танышларым арасында бер генә хатын-кызның да: “Бер (яисә ике) бала таптым. Җитте, бүтән тапмыйм!” дип кырт кискәнен ишеткәнем юк. Киресенчә, әле икенче-өченче сабыйларын алып кайтканнар да тагын-тагын алып кайтырга хыяллана!

Тик хатын-кыз мәсьәләнең төрле якларын уйларга һәвәс шул. Әйтик, ул үз янында ышанычлы терәге – ире булуын белеп торырга тиеш (без бит гаилә турында сүз алып барабыз, Сезнең дә гаилә кыйммәтләрен алга сөргән, аерылышуларга каршы төшкән җитәкче булуыгызны беләбез).

Икенчедән, әлбәттә, саулык турында уйланадыр. Саулыкка туенмаган хатыннарга бала күтәрүе һәм сәламәт бала табуы бик кыен икәнлеген табиблар гел әйтеп-кисәтеп тора. Шуңа күрә демография мәсьәләсе, минемчә, бала табуга гына кайтып кала алмыйдыр. Сәләмәт бала табарга үгетләргә кирәк хатын-кызны! Кирәккәндә, үгетләп кенә калмыйча, электәге патриархаль гаиләләрдәге кырыс аталар яисә ирләр кебек итеп, ныклап әйтергә дә ярыйдыр.

Дөрес, саулык үгет-нәсихәт белән генә барлыкка килми. Илдә сәламәтлек саклау учреждениеләре, табиблар җитешмәгән заманда яшибез. Зур шәһәрләрдә затлы кунакханәләр, бизнес үзәкләре төзелә, ә хастаханәләр, поликлиникалар салынганы турында нишләптер хәбәрләр бик сирәк кенә килеп ирешә. Спорт объектларына кытлык юк, ә шуларның бик сирәгендә генә түләүсез нигездә саулыкны ныгытып яисә спорт белән шөгыльләнеп була. Хәер, мин боларны нәрсәгә дип сөйләп торам инде – республиканы дистә елга якын җитәкләгән кеше буларак, Сез ул мәсьәләләр белән әллә кайчан танышсыз, хәл итү юлларын да күптәннән эзлисездер.

Ана кошлар алдан оя кайгырткан сыман, хатын-кыз да, бәби алып кайтканчы, баш өстендә түбә булуын тели. Аллага шөкер, безнең республикада шактый гаиләне ышанычлы түбәле иткән социаль ипотека әле дә гамәлдә. Минтимер Шәрипович Президент чагында ук меңләгән гаилә тораклы булды бит! Сез социаль ипотеканы тагын да үстереп җибәрдегез, рәхмәтләр төшсен, Рөстәм Нургалиевич. Безнең гаилә – шул меңләгән гаиләләрнең берсе инде, һәркөн диярлек рәхмәт белән искә алабыз ул программаны. Ләкин социаль ипотека ала алмаганнар да бардыр, алар да сабыйларын үз куышында үстерергә хыялланадыр шул.

Рөстәм Нургалиевич, хатын-кызның уйлары күп инде аның. Кайчагында уйлый-уйлый, башлар авыртып бетә. Мәсәлән, хәзер: “Баланы бакча чиратына тугач ук куйган идек, ә ул чират һаман җитми дә җитми...” дип борчылган гаиләләр бар. Нәрсә яшереп торырга, безнең гаилә дә шундыйлар исәбендә. Якын киләчәктә бу проблема хәл ителер, билгеле – бакчалар бит төзелә тора. Ләкин бүген өч яшьтән узган балалары белән өйдә утыручы әниләрне әле, бакчаларга кытлык беткәнче, бала табарга үгетләве кыен булыр, мөгаен.

Кыен булса да, Сез инде эшне башлап җибәрдегез. Сездән үрнәк алып, төрле дәрәҗәдәге башка җитәкчеләр дә демографияне кайгырта башлар. Кайгырту үгетләү белән генә түгел, ә нәтиҗәле гамәлләр белән дә булыр, дип өметләник!

Туган көнегездә Сезгә саулык, илгә-көнгә иминлек, республикабызга уңышлар, гаиләгезгә бәхет һәм бәрәкәт теләп, монитордан карап торган фотосурәтегез белән бераз гына гәпләшеп тә алдым әле мин, Рөстәм Нургалиевич. Һәм... барысы да әйбәт буласына күңелдә өмет тә уянды! Сау булыгыз!

Сезне ихтирам итеп, Фәһим кызы Рузия (Сафиуллина)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Президент Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев