Логотип Идель
Эксклюзив

Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады

Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.

Бүген онлайн-мәдрәсәне журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.

Онлайн-мәдрәсә проекты 2021 елда төзелгән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе платформасы базасында эшләнгән. Бу - Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына йомгак ясап һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йортының яңа зур проекты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  онлайн-мәдрәсәнең мөһимлегенә тукталып узды. Бу проект идеясе  пандемия вакытында туган һәм тормышка ашырыла башлаган. Ислам динен өйрәнгәндә остаз кирәк булуын да да ассызыклап узды хәзрәт.  Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.

Үзенчәлекле дини беле бирү мәйданчыгы Россиядә ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларны яңа дәрәҗәгә күтәрде: онлайн-мәдрәсә мәчетләрдән ерак яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчетләргәә барып җитә алмаучыларга башлангыч дини белемне тиз арада һәм җиңел генә алырга ярдәм итәчәк.  Моннан тыш, ресурсларның эчтәлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән. Ресурста 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы, гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук фарыз, сөннәт һәм гает намазларын укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. Барлыгы “шәкертләрне” 200- дән артык 48 сәгатьлек видеодәрес көтә. Моннан тыш, дәресләр текст һәм аудио рәвешендә дә кабатланган.

Ришат Хәмидуллин онлан-мәдрәсә medrse.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли, ди.

Ресурс билгесез “шәехләр” лекцияләренә һәм Интернет челтәрендәге шикле видеоресурсларга альтернатива булып тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X