Логотип Идель
Эксклюзив

Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды!

Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!

Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде! Республикабызның төрле шәһәр һәм районнарынннан җыелган матбугат чаралары вәкилләре мәйданны шау-шу китерде.

Журналистларны республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Татмедиа» тарихында мондый чараның булганы юк иде әле. Журналистлар бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик», – диде ул.

Чынлап та, Сабантуйга җыелган 600 гә якын матбугат чарасы вәкиле рәхәтләнеп күңел ачты, үз командалары өчен дә, коллегалары өчен дә җан атты.

Сабантуй мәйданында чүлмәк вату, кашык белән "йомырка" тотып йөгерү, көянтә белән су ташу, кул көрәштерү, сумо, көрәш кебек шәхси ярышлар да, аркан тарту, чаңгы белән йөрү, утын кисү, воллейбол кебек командалы уеннар да уздырылды. Барлыгы 20гә якын уен төре оештырылган иде. Журналистлар үзен кыстатып тормады -  һәр ярышка чират торып катнаштылар.

"Идел" кызлары да сынатмады, актив, бердәм, бер дулкында булды!

Журналистлар Сабан туеның рухын сизәсегез килсә, ВКонтакте төркемендәге видеоларны карагыз!  https://vk.com/idel_tat?w=wall-86196948_45979

  • «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла. Аның составына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык аккаунт керә.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X