Логотип Идель
Эксклюзив

САГЫНЫРСЫЗМЫ?..

Заманча гыйбрәтле хикәя

Юк, юк, безне түгел. Сүз Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында булачак премьера турында бара. 

6, 7 һәм 8 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында драматург-дебютант Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?.. » пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы була. «Бүгенгене - бүген белергә, аңларга кирәк. Шуңа да, театр заман пьесаларыннан башка яши алмый», - дия иде атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов. Аның туган көненә, традиция буенча, театр һәр елның 7 ноябрендә премьера багышлый, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Камал театрында - заманча гыйбрәтле хикәя! 

Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да, хатыннар да, ирләр дә, балалар да. Депутат, җинаятьче, пенсионер, эксклюзив товарлар дистрибьюторы... Алар барысы да бу сәер урыннан тизрәк китеп котылырга телиләр: кемнеңдер иртәгә мөһим очрашуга барасы бар, кемнеңдер самолетка билеты «яна», кемдер инде бер минут та көтә алмый - өенә кайтырга ашыга. Тик элемтә юк, рейслар туктаган, таксистлар таралган, давыл агачларны тамырлары белән йолкып ата... Юлчыларга, үзләренең хәлләре белән килешеп, язмышларын хәл итәчәк автобусны көтәргә генә кала...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев