Логотип Идель
Эксклюзив

Салават Фәтхетдинов - «Казанның мактаулы гражданины»

Бүген җырчыга һәм Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцевка «Казанның мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

   Күптән түгел генә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде, дип язган идек. Бүген җырчыга һәм Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцевка «Казанның мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының кырыгынчы сессиясендә хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/salavat-ftkhetdinovny-rstm-minekhanov-blklde

Илсур Метшин әйтүенчә, бүген Салаватның уникаль тавышын республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Үзенең хезмәт юлында җырчы берничә музыкаль коллектив оештырган һәм үзе дә актив иҗади эшчәнлек алып бара. Ул шулай ук автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, хәйрияче һәм меценат та, дип яза "Татар-информ"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев