Логотип Идель
Эксклюзив

САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ: "ОЯТ БИТ! МИН БУ МӘСЬӘЛӘ ЧИШЕЛЕР ДИП ЫШАНАМ"

Җырчы Салават Фәтхетдинов күңелен нәрсә борчый?

Җырчы Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтында татар эстрадасы өчен бюджет урыннар сорады. Бу мәсьәләне ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде.


Рамил Гали фотосы

Ул быел беренче тапкыр вузда бер бюджет урын да бирелмәгәнен әйтте. «Татар эстрадасы җимерелергә тора. Мин киләсе елга татар эстрадасы өчен 5-6 бюджет урыны сорыйм. Күп кирәкми, чөнки талантлар күп булмый. Сәләтлеләр бюджет бүлегенә керсен иде», — диде Салават Фәтхетдинов.

Ул коммерция бүлегендә уку елына 240 мең сум булуын әйтте. «Кагыйдә буларак, анда аз керемле гаиләләрдән укырга керәләр. Аз керемле гаиләләрдән талантлы балаларга ярдәм итәргә кирәк», — диде җырчы.

«Бүген бюджетта бер урын да юк. Оят бит. Мин бу мәсьәлә чишелер дип ышанам», — диде Салават «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул, шулай ук, утырышта мәдәни проектларга аерым кредитлау шартлары белән милли фонд булдырырга кирәк, дип белдерде.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев