-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВТАН МИЧ КОЙМАГЫ
Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында булды. Ул Мулла Иле, Төньяк Норлат һәм Исак авыллары белән танышты. Бу хакта Яшел Үзән районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк Норлат Мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмгә Салават Фәтхетдинов та кушылды. Авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, ул тамашачыларга үз репертуарындагы популяр композицияләрне бүләк итте.
Аның сүзләренчә, Татарстан зур тизлектә үсеш кичерә, моны гади күз белән дә күрергә мөмкин. «Мин илебезнең күп кенә төбәкләрендә гастрольләрдә булам һәм һәрвакытта да безнең Татарстаннан да яхшырагы юк икәнлегенә инанам», — дип искәртте җырчы.
Салават Фәтхетдинов Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексы белән танышты.
Этнографик комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов артист өчен экскурсия оештырды. Салават Фәтхетдинов авыл мичендә коймак пешереп кунакларны сыйлады.
Чыганак һәм фотолар: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз