Логотип Идель
Эксклюзив

САНАУЛЫ НӨСХӘДӘ ЧЫККАН КИТАПЛАР

Кояш астында үзенең лаеклы урынын сакласын өчен, халык хәтле халыкка ниләр кирәк дигәндә, җаваплар төрлечә булыр иде: милли тел, дин, әхлак, әдәбият...

Кояш астында үзенең лаеклы урынын сакласын өчен, халык хәтле халыкка ниләр кирәк дигәндә, җаваплар төрлечә булыр иде: милли тел, дин, әхлак, әдәбият... Болар барысы да дөрес. Һәм милләт буларак яшәр өчен безгә үсеш кичергән фән дә мөһим, дип өстәргә кирәктер.

Гыйльми институтлары эшләп килгән, галимнәре фәнни эзләнүдән туктамаган татарга вазгыятьтән зарлану гөнаһ булыр.

Гуманитар фәннәрдәге казанышлар бигрәк тә саллы безнең. Филология, тарих, этнология һ.б. булсын – татарлар электән үк төркиләр арасында һәм дөньяда төшеп калганнардан түгел. Ләкин галимнәребез тыйнак, үз хезмәтен артык купайтырга яратмый, шул сәбәптән, фән өлкәсендәге яңалыклардан гавам ешрак хәбәрсез кала. Югыйсә, соңгы арада гына алып барылган фәнни эзләнүләр арасында да байтак кызыклылары бар. Мәсәлән, телче галим Бәхтияр Миңнуллинның «ХХ гасыр башы татар газетасының жанр-стилистик дифференциациясе», әдәбиятчы галимәләр Фатыйма Миңнуллинаның «XX–XXI гасырлар чиге татар драматургиясендә драма жанры» һәм Айгөл Ганиеваның «ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасы («кеше һәм табигать» мәсьәләсе)», дип аталган китаплары игътибарга лаек.

Әлеге басмалар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән һәм нәшер ителгән. Хезмәтләрнең берсе, институтның гомуми лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Б. Миңнуллинныкы, узган гасыр башында гарәп графикасында нәшер ителгән татар матбугаты текстларының структур-композицион һәм лексик-стилистик төзелешен фәнни яктан анализлауга багышлана. Автор татар вакытлы матбугатының барлыкка килүенә һәм аның бу чорда әдәби тел нормаларын формалаштырудагы роленә аерым дикъкать итә.

Бәхтияр Миңнуллин әлеге китапта «Борһане тәрәкъкый», «Вакыт» һәм «Кояш» газеталарында басылган материаллар нигезендә 1905–1917 елларда татар вакытлы матбугаты текстларын тикшерә, жанрлар һәм жанр төркемнәре турында статистик белешмәләр китерә. ХХ гасыр башы – татар халкы тарихында милли үзаңның үсүе һәм вакытлы матбугатыбыз барлыкка килгән чор. Шушы чорга караган документларны, текстларны өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертү – милли фәнебезнең тагын бер сәхифәсен ачу ул.

Филология фәннәре кандидаты А. Ганиеваның «ХХ гасырның икенче яртысы татар прозасы» китабында 1960–2000 еллар татар прозасы кеше һәм табигать мөнәсәбәте яссылыгында тикшерелә.

1960–1990 елларда татар әдәбиятында милли-әхлакый башлангыч көчәя. Әдәбят белемендә әле проблемаларны өйрәнү – чорның иҗтимагый әһәмияткә ия булган яңарыш тенденцияләрен дә ачыклауда ярдәм ул. Автор татар әдәбиятында «кеше – табигать» мөнәсәбәтләренең милләт һәм әхлак мәсьәләләре белән бәйләнештә сурәтләнүенә игътибар юнәлтә. Хезмәттә шулай ук табигать турындагы прозаның сәнгати үзенчәлекләре, тема, жанр, өслүб өлкәләрендәге эзләнү-табышлар, сурәт алымнарының бирелеше анализлана, әсәрләрнең поэтикасындагы типологик моментлар билгеләнә. Китап татар прозасында табигатьне тасвирлау яңача, ягъни халыкның рухи-әхлакый мирасы һәм аның тарихи хәтерен саклау итеп карала, ә бу инде – заманча фәндә яңалык.

  Филология фәннәре кандидаты Ф. Миңнуллинаның «Жанр драмы в татарской драматургии рубежа XX–XXI веков» («XX–XXI гасырлар чиге татар драматургиясендә драма жанры») дип аталган китабына шул чорда драма жанрының үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш тенденцияләрен бәяләү омтылышы ясала.

     ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында татар драматургиясе эзләнүләр чорына керә. Иҗтимагый-сәяси тормыштагы үзгәрешләрне, шулай ук рус-аурупа әдәбияты тәэсирендә чынбарлыкны гәүдәләндерүнең яңадан-яңа формаларын, алым-чараларын барлый. Гомумән, яңа гасыр җәмгыятькә алып килгән үзгәрешләр татар әдипләре иҗатына, әсәрләр тукымасына да үтеп керә, аларда төрле яклап чагылыш таба. Фатыйма Миңнуллина монографиясендә ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башында иҗат ителгән драма жанрының үзенчәлекләре, үсеш-үзгәреш тенденцияләре һәм аерым драматургларның әдәби-эстетик эзләнүләре, сәнгатьчә фикерләүдәге табышлары бәяләнә.

 Фәнни китаплар, гадәттә, санаулы нөсхәдә һәм махсус аудитория өчен чыгарыла. Хәтта популяр әдәби басмалар да бик җыйнак тираж белән нәшер ителгән, кәгазь китапны сөючеләр дә әкренләп электрон форматларга күчкән заманда башкача мөмкин түгелдер. Әлеге күзәтүдә телгә алынган хезмәтләр, мәсәлән, филологларга, укытучыларга, аспирантларга, студентларга һәм шушы өлкәләр белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. Гыйльми әдәбият өчен массакүләмлек беренчел түгел, ә билгеле бер өлкәгә караган фәнни проблемаларны тикшереп, анализлап, нәтиҗәләр ясап, “тарихта” теркәп – ташка басып кую мөһимрәктер. Ташка басылган фәнни китаплар – милләтнең фәнни елъязмасы, үсешенең бер күрсәткече. Шулай да Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, заман таләбен һәм укучы аудиториянең барлык төрләре ихтыяҗын исәпкә алып, фәнни китапларның электрон вариантын интернетка урнаштыра. ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтыннан институт чыгарган китапларны бушлай йөкләп укырга була. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев