-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Саунада ундүрт яшьлек кызны көчләгәннәр

Казанда 22 яшьлек егетне «балигъ булмаган балага карата сексуаль характердагы гамәлләр» һәм «балигъ булмаган баланы көчләү» маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.
Тикшерү версиясе буенча, былтыр декабрь урталарында 22 яшьлек егет һәм аның иптәше мунчага җыена. Алар үзләре белән бергә ундүрт яшьтәге өч кыз баланы да чакыра. Табын корып утырганда егет кызларның берсенә аракы эчертә, аннары көчли.
Кыз бала бу турыда иптәшенә сөйли, соңрак баланың әти-әнисе дә бу хәлне белеп ала. Алар полициягә мөрәҗәгать итә.
Көчләүдә гаепләнүче егетне тоткарлыйлар. Аңа көчләү һәм балигъ булмаган балага карата сексуаль характердагы гамәлләрдә гаепләү белдерелгән. Тикшерү вакытында ул СИЗОда утыра.
Фото: https://pixabay.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз